«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен запас частьләр, автокомпонентлар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазларының «KIAE 2017» икенче халыкара күргәзмәсенә чакыра. Әлеге чара 2017 елның 28 февраленнән 2 мартына кадәр Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) уздырыла.
Теләге булганнарның барысын да күргәзмәдә катнашырга чакырабыз, үзегезнең карарыгыз турында 2016 елның 30 декабренә кадәр түбәндәге телефон номеры буенча (843) 524-76-70 яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.