Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт хакимиятенең федераль органнары һәм Россия Федерациясенең бюджеттан тыш дәүләт органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына еллык мониторинг уздыру йомгаклары ясалды.
Мониторинг кысаларында 60 федераль ведомствоның 663 хезмәт күрсәтүе тикшерелде.
Агымдагы елның декабре ахырында, ведомстволар белән индивидуаль очрашулар сериясеннән соң, мониторинг йомгакларына карата булган күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тупланган йомгаклау мәгълүматларын Россия Федерациясе Хөкүмәтенә юллаячак.