«ИнтехБанк» ГАҖндәге кертемчеләренең акчаларын кайтару датасы һәм агент банкларны сайлау турында

2016 елның 30 декабре, җомга

 «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Дәүләт корпорациясе 2017 елның 12 гыйнварыннан «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы»ның агент банклар аша  «ИнтехБанк» ГАҖ кертемчеләренә акчаларны түли башлавы турында хәбәр итә.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Дәүләт корпорациясе конкурс сайлап алулары нәтиҗәләре буенча  3 агент банкны сайлап алуы турында белдерде: «Саклык Банкы» ГАҖ, ВТБ 24 (ГАҖ), «АК БАРС» БАНК ГАҖ.

Кертемчеләрне конкрет агент банкка билгеләнүе, кертемчеләрдән кертемнәрне кайтаруны сорап язган гаризаларны кабул итү вакыты һәм урыны  турында белешмәне 2017 елның 11 гыйнварында АСВ (www.asv.org.ru) сайтыннан алып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International