ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  "Татфондбанк" ГАҖ, "Интехбанк" ГАҖ банкларында исәп-хисап счетлары булган идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре өчен “кайнар линия” эшли.

 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары – эшкуарларга микрозаймнар формасында ярдәм күрсәтү максатларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна 1 млрд сум күчерелде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгының  «Дәүләт кадастр бәясе турында методик күрсәтмәләр проектын раслау турында»гы боерыгы проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачылды.

 


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 26 декабрендә Казанда «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 2016 елның яхшы җитәкчеләрен котладылар. Татарстан Президенты «Ел җитәкчесе - 2016» конкурсының 9 номинациясе буенча лауреатларга дипломнар һәм мактау билгеләре тапшырды.

 

Агымдагы елның 6 декабрендә 2016 елның иң яхшы җитәкчеләрен котлау тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновка Татарстанның изге урыннары – Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызуга керткән шәхси өлеше өчен  «Яңарыш» Республика фондының рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөтәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча төзелгән, ТР икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендәге эшче төркем операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар белән икенче очрашуын үткәрде.

 

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары      һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.

 


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлегендә 2016 елның 26 декабреннән юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның операцион эшчәнлекләрен туктаткан банклардагы  исәп-хисап счетларыннан киткән, ләкин Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фонды бюджетларына барып җитмәгән акчаларын түләү хисабына күчерү буенча гаризаларын судка кадәрле карау комиссиясе эшли башлый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International