Операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар өчен микрозаймнар бирүнең барышы турында

2016 елның 31 декабре, шимбә

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО (алга таба – Фонд) мәгълүматлары буенча, елына 5%лы ташламалы микрозайм алу шартлары турында белү өчен Фондка 352 эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Нәтиҗәдә  Фондка «Тотрыклылык»  программасы буенча 114,1 млн сум акча алуга караган 58 документлар комплекты кергән, шулардан 2016 елның 31 декабренә 64,6 млн сумлык 26 микрозайм инде бирелгән.

«Тотрыклылык» махсус программасы буенча микрозаймнар алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында (mert.tatarstan.ru) һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО сайтында (fpprt.ru) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International