Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов барыгызны да Яңа 2017 ел белән тәбрик итә

2016 елның 31 декабре, шимбә

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яңа 2017 ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы, казанышларга бай, күркәм вакыйгалар һәм игелекле эшләр белән тулы яңа мөмкинлекләр елы булсын. Сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс дәрт, изге ниятләрегезнең тормышка ашуын, барлык яңа эшләрегездә уңышлар телим!

Яңа елда үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет юлдаш булсын!

 

Хөрмәт белән
икътисад министры Артём Здунов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International