«Татфондбанк» кертемчеләренә иминият түләүләренең барышы турында

2016 елның 31 декабре, шимбә

2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерү буенча өч айга мораторий кертелде. 2016 елның 26 декабреннән агент банклар аша кертемчеләргә иминият түләүләре түләнә башланды.

Беренче биш көн эчендә Татарстан Республикасы гражданнары булган 85 мең  банк кертемчесенә 31,6 млрд сум акча бирелде, бу «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясенең иминият җаваплылыгына туры китереп эшләнде.

Шулай ук операцион эшчәнлекләрен туктаткан банклар клиентлары булган эшкуарларга булышлык күрсәтү кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна гомуми суммасы 114,1 млн сум булган микрозайм алуга 58 гариза керүе турында  да хәбәр итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International