«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен «Сәламәтлек саклау һәм фармация EXPO 2017» Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медицина күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 2017 елның 24-25 феврале көннәрендә Ереван шәһәрендә (Әрмәнстан Республикасы) уздырыла.
Күргәзмәдә катнашырга теләге булган эшкуарларны үз карарлары турында 2016 елның 30 декабренә кадәр (843) 524-76-70 телефон номеры буенча яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә хәбәр итүләрен сорыйбыз.