Үтәкүренмәлелекнең иң мөһим инструментларының берсе – еллык хисапны халыкка җиткерү буенча НКО үтәкүренмәлелеге идеясен популярлаштыру һәм аларның принципларын алга җибәрү өчен «Санау ноктасы» конкурсы уздырыла. Проектның максаты — СОНКО еллык хисабын әзерләүне стимуллаштыру аша үтәкүренмәлелек принципларын һәм сектор хисапчыллыгын үстерү һәм аларны бәяләүнең конкурс механизмын булдыру.
«КАМАЗ» ПАҖ ADAS-системалары белән җиһазландырылган авыр самосвалларның һәм авыр тягачларның яңа модельләрен сата башларга җыена. Беренче дәрәҗәдәге ADAS системаларын 2017 елда йөк автомобильләренә кую планлаштырыла һәм алар машина йөртүченең юл билгеләре һәм разметкалары таләпләрен үтәвен контрольдә тотачак, юл бигеләре турында кисәтеп торачак. Шул ук вакытта системалар әлегә информатив характерда гына булып, автомобиль белән идарә итү процессына тыгылмаячак.
Россия Минстрое әзерләгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күп катлы фатирлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып бару өлкәсендә дәүләт торак күзәтчелеге һәм дәүләт лицензия контроле оештырганда хәвеф-хәтәр янау куркынычы куллану турында» ярашлы проекты норматив хокукый актлар проектлары Федераль порталында җәмәгать каралуы процедурасын узган.
Искәртеп узабыз, 2017 елның 22сеннән 26 майга кадәр Ставрополье краенда Бөтенроссия масштабындагы ел саен уздырыла торган — «Инновацияләр атналыгы- 2017» инновация форумы узачак.
Форум пленар утырышлар, конференцияләр, күргәзмәләр һәм киңәйтелгән белем программасын керткән чаралар комплексыннан тора. Форум кысасында агросәнәгать һәм агротуристик кластерлар үсешенә багышланган чаралар булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «УК Роснано» ЧҖҖ идарәсе рәисе урынбасары, инфраструктура һәм белем программасы Фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм перспектив проектлар өстендә эшләү турында сөйләште.
Кичә Махачкалада «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү – властьнең гражданинга мөнәсәбәте көзгесе» Бөтенроссия форумы булды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 маендагы 865-р санлы күрсәтмәсе белән башка 29 хезмәтнең исемлеген раслады һәм алар турында белешмә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең федераль реестрына кертелә. Россия Банкы, АО «Глонасс» АҖ күрсәткән хезмәтләрдән тыш, исемлеккә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча федераль корпорация» АҖ күрсәткән 7 хезмәт кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ) Россиянең аеруча уңайлы инвестицион климатлы һәм максималь дәрәҗәдә дәүләт ярдәме региональ чараларын күрсәткән 23 регионында, араларында Татарстан Республикасы да бар, регионнарның бизнес–идеяләрен финанс ресурслары белән тоташтырган һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектлар җәлеп итүнең яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.
9 майда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы мәйданда елның төп тантанасы –Җиңү парады булды. Башта шәһәр, предприятиеләр һәм оешмалар Истәлек вахтасын алып барды. 1нче Постта Татарстан Республикасы икътисад министрыАртёмЗдунов, Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, шәһәр Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре торды.
Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү ел саен Советлар Союзы герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлана.