Артём Здунов Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү ел саен Советлар Союзы герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлана. 

Бу көнне шагыйрь–патриот истәлеген хөрмәтләү йөзеннән хәрби хезмәткәрләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. 

Чара барышында бөтен кешегә тынычлык бүләк итү өчен күрелмәгән чикләр аша узарга туры килгән ватандашларыбыз язмышында катлаулы көннәрне хәтерләткән сугыш турында шигырьләр яңгырады. 

Чәчәкләр салу церемониясендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм Яр Чаллы мэры  Наил Мәгъдиев катнашты.

Артем Здунов Чаллы яшьләрен котлады: “Кадерле яшьләр! Без совет китапларыннан укып кына белгән атмосферага чумдырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Анда сугышның барлык кыенлыклары, фашизмның сөйләп бетерә алмаслык  ерткычлыгы турында сөйләнгән иде. Сугыш күп илләр халкы өчен кайгы булса, безнең ил өчен дистә миллионлаган кеше югалту белән дә күзаллана. Шуңа күрә безнең өчен шушы куркыныч фаҗига турында истәлекне саклау бик мөһим. Чаллыдагы  буыннар элемтәсе  – бу иң яхшы Чаллы традициясе. Мин сезнең еллар аша сугыш геройлары турында истәлекне үзегез белән алып барачагыгызга һәм бу турыда оынтмаячагыгызга ышанам. Зур рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән сезне!»

Наил Мәгъдиев үз чиратында шагыйрь–патриот Муса Җәлил исеме кешеләр йөрәгендә һәм хәтерендә сүнмәс эз калдырган батырлык, тугрылык, героизм һәм Ватанга намуслы хезмәт үрнәге буларак яңгыравын билгеләде.

Безнең ел саен 9 Майны бәйрәм итүне Муса Җәлилгә чәчәкләр салудан башлавыбыз бик дөрес дип уйлыйм. Ул фашистлар коллыгында булып та Җиңүгә ышанган, яхшылык һәм гаделлек идеаллары белән яшәгән. Бу идеаллар бүгенге 21нче гасырда да безнең планетада тантана итә. Менә шулай, әйдәгез, бүген тагын бер тапкыр безгә тынычлык яулаган, шушы Чаллы җирендә безнең тагын да матуррак яшәешебезне булдырган, безгә балалар үстерергә һәм тормышка шатланырга шартлар тудырган  танылган һә танылмаган геройларны тагын бер тапкыр искә төшерик”, - диде ул һәм бөтенесенә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык теләде.

Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлилгә  1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Муса Җәлилнең язмышы катлаулы. Авыр яраланган килеш ул әсирлеккә эләккән, хәрби әсирләр лагерьларында яшерен оешма оештырган, булдыра алган кадәр дошман белән көрәшкән. Гестапо таарфыннан кулга алынып, эзәрлекләүләрдән тыш төрмәдә җәзаланган. Төрмәдә ул бүгенге көндә Бөтендөнья әдәби байлыгы булган искиткеч шигырьләр иҗат иткән. 

Җиңү язы – 1945 елның мае – шагыйрь үлеп бер ел узганнан соң гына килә. Тагын бер елдан соң гына «Моабит дәфтәре» илгә кайтарыла. Аның шигырьләрен олысы да кечесе дә белә, аның исеме белән   Татарстанда йөзләгән урам аталган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International