«КАМАЗ» ПАҖ ADAS-системалары белән җиһазландырылган авыр самосвалларның һәм авыр тягачларның яңа модельләрен сата башларга җыена. Беренче дәрәҗәдәге ADAS системаларын 2017 елда йөк автомобильләренә кую планлаштырыла һәм алар машина йөртүченең юл билгеләре һәм разметкалары таләпләрен үтәвен контрольдә тотачак, юл бигеләре турында кисәтеп торачак. Шул ук вакытта системалар әлегә информатив характерда гына булып, автомобиль белән идарә итү процессына тыгылмаячак.
2019 елга КАМАЗ базарга интеллектуаль системалы автомобильләрнең яңа буынын чыгаруны планлаштыра һәм аларның төп компонентлары булып двигатель, бөтенләй яңа кабина, яңа алты цилиндрлы «Камаз» двигателе рәте торачак.
Искәртеп узабыз, күптән түгел КАМАЗ КАМАЗ-5490 Neo яңа моделен чыгара башлады. Шулай ук агымдагы ел июнендә Россиянең иң зур йөк автомобильләре җитештерүче Р6 исеме астында торган (алты цилиндрлылар рәтендә) яңа двигательләр чыгара башлады һәм алар элеккеге моторларга караганда яхшырак һәм заманчарак. Мәсәлән, яңа агрегатның ресурсы 1,5 млн. км тәшкил итә, шулай ук яңа мотор экологик яктан әйбәтрәк һәм иң мөһиме – бәясе арзанрак. Яңа моторларны 2019 елда чыгарачаклар һәм яңа двигательләр КАМАЗ продукциясен тагын да конкурентлырак, заманчарак итәчәк һәм сатып алучанлыгын арттырачак.