Искәртеп узабыз, 2017 елның 22сеннән 26 майга кадәр Ставрополье краенда Бөтенроссия масштабындагы ел саен уздырыла торган — «Инновацияләр атналыгы- 2017» инновация форумы узачак.
Форум пленар утырышлар, конференцияләр, күргәзмәләр һәм киңәйтелгән белем программасын керткән чаралар комплексыннан тора. Форум кысасында агросәнәгать һәм агротуристик кластерлар үсешенә багышланган чаралар булачак.
Быел Инновацияләр атнасы берничә мәйданчыкта була: Ставропольдә һәм Кавказ Минераль Суларында.
Форумны уздыруның максаты булып инновацион экосистеманың алдагы үсеше, инновацион эшмәкәрлекне яклауның дәүләт коралларына керү турында актуаль мәгълүматлар, регионнар дәрәҗәсендә инновацион сәясәт һәм кластер үсеше өлкәсендә инструментларны эшләү һәм гамәлгә ашыруда нәтиҗәле карарлар эзләү һәм шулай ук югары технологиядәге проектларга инвестицияләр җәлеп итү буенча агымдагы һәм перспектив бурычларны карауның дискуссион мәйданчыгын төзү тора.
Инновацияләр атнасына зур һәм бай эчтәлекле программа кертелгән: пленар утырышлар, стратегик сессияләр, тематик түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, актуаль проблемалар буенча семинарлар, хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую, инновацион проектлар һәм крайның товар җитештерүчеләре продукцияләре конкурслары.
Җиңел сәнәгать, ит җитештерү һәм сөт сәнәгате өчен өлкә экспертлары белән профильле өйрәтү семинарлары оештырылачак.
Яшь эшмәкәрләр үз көчләрен Россия венчур компаниясе оештырган «Generation S» технологик стартаплар федераль акселераторының региональ этабында һәм «Тимер эшмәкәр» эшлекле уенының сайлау турында сынап карый алачак.
Болардан тыш, форум оештыручылары тарафыннан фәнни-популяр мәйданчык эше кысасында әйдәп баручы Россия галимнәренең ачык лекцияләре планлаштырылган.
«Инновацияләр атналыгы»ның эшлекле программасы кысасында «Агросәнәгать кластерлары: кооперациягә һәм нәтиҗәле оештыру-икътисади модельләр төзүгә яңа караш» агросәнәгать кластерлары үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл дә булачак . Чара барышында АПК өлкәсендә территориаль кластерлар төзүгә һәм үсешенә стимул биргән төп шартлар һәм факторлар, дөнья тәҗрибәсе һәм Россиянең гамәлдәге уңышлы практикалары, кластерларны үстерүнең дәүләт яклавы кораллары һәм механизмнары, шулай ук институциональ тирәлекне камилләштерү һәм кластерларда катнашучыларның һәм партнерларның үзара нәтиҗәле йогынтысы механизмнары мәсьәләләре каралачак.
Шулай ук Форум программасы кысасында «Агротуристик кластерлар - Россия регионнарында үсеш потенциалы» түгәрәк өстәле эше планлаштырылган. Чара Россиядә һәм чит илдә агротуристик кластерлар үсеше тәҗрибәсен, әлеге эшчәнлеккә регионда агротуристик процесста барлык катнашучыларның көчләрен берләштерү һәм координацияләү максатыннан АПК өлкәсе хуҗалык субъектларының һәм шулай ук туристик хезмәтләр күрсәтүче (турфирмалар һәм ткроператорлар) махсус оешмаларның бу эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләрен карауга багышланган.
Түгәрәк өстәлләрдә катнашуга башкарма властьнең федераль һәм региональ органнары, үсеш институтлары, әйдәп баручы вузлар, кластер үсешенең региональ үзәкләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм нфраструктура оешмалары вәкилләре, шулай ук бәйсез экспертлар чакырылган.
Түгәрәк өстәлләр оештыручылары: «Югары икътисад мәктәбе» Илкүләм тикшерү университеты һәм «Ставрополье краеның инновация үсешенә ярдәм фонды» НО.
Түбәндәге сайтта форумга керү өчен теркәлергә һәм җентекле программа белән танышырга була