Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларның «Санау ноктасы» конкурсы старт алды

2017 елның 12 мае, җомга

Үтәкүренмәлелекнең иң мөһим инструментларының берсе – еллык хисапны халыкка җиткерү буенча НКО үтәкүренмәлелеге идеясен популярлаштыру һәм аларның принципларын алга җибәрү өчен «Санау ноктасы» конкурсы уздырыла. Проектның максаты — СОНКО еллык хисабын әзерләүне стимуллаштыру аша үтәкүренмәлелек принципларын һәм сектор хисапчыллыгын үстерү һәм аларны бәяләүнең  конкурс механизмын булдыру.

Еллык хисап конкурсында катнашуга РФ территориясендә бер елдан да ким булмаган вакытта теркәлгән һәм эшләгән, РФдә бер елдан да ким булмаган вакытта үз программаларын гамәлгә ашырган, еллык хисапларын ирекле керү мөмкинлеге булган Интернет челтәренә урнаштырган коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмалар чакырыла.

Конкурста катнашуга гаризалар 1 майдан 31 июльгә кадәр кабул ителә.  Катнашу өчен конкурска халык белән бергә каралган еллык хисапны һәм конкурс сайтында гариза бирергә кирәк.

Заявкалар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк: еллык хисапта минималь база дәрәҗәсенең булуы һәм сыйфаты; бирелгән хисапның  формасы; хисапның тулылыгы, бербөтенлеге һәм каршылыксызлыгы; хисапның максатчан аудитория ихтыяҗларына ярашлылыгы. Конкурсны уздыру тәртибе һәм бәяләү методикасы турында тулырак мәгълүмат донорлар Форумы сайтында урнаштырылган http://www.donorsforum.ru/projects/tochka-otschyota/prinyat-uchastie/.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр ел хисабы дүрт категориянең берсенә кертелә:

«База дәрәҗәсе» – мәгълүматны ачу таләпләренә формаль ярашкан хисап.

«Бронза стандарты» – әйбәт сыйфатлы, әмма мәгълүматны тагын да тулырак ачуны таләп иткән хисап.

«Көмеш стандарт» – иң яхшы практикага кадәр эшләп бетерү өчен мөмкинлеге булган югары сыйфаттагы хисап.

«Алтын стандарт» - тулы һәм креатив мәгълүматны биргән  үрнәк алырлык хисап.

Еллык хисаплар конкурсы РФ Икътисади үсеш министрлыгы, социаль мәгълүмат Агентлыгы белән партнерлыкта Мәскәү шәһәре иҗтимагый элемтәләр Комитеты,  Мәскәүдә «Благосфера» хәйриячелек һәм социаль активлык Үзәге, гражданлык инициативалары Комитеты һәм гомумроссия гражданлык форумы ярдәмендә «Донорлар форумы» грантлар бирүче оешмалар Ассоциациясе гамәлгә ашырган коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларның үтәкүренмәлелеген арттыру  киң программасының беренче өлеше булып тора.

Бу программаның икенче өлеше – федераль һәм региональ дәрәҗәдәге төрле мәйданчыкларда төп стейкхолдерлар ягыннан коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларга ышаныч булдыруның төп факторы буларак тулаем үтәкүренмәлелек принципларын экспертларның һәм берләшмәләрнең халык белән бергә каравы.

Программаның өченче өлешенең максаты үтәкүренмәлелек  культурасын эчке оештыруга һәм халык арасында еллык хисапларны ирекле карауга  әзерләү аша хисаплылык булдыруга китерү булган төрле форматтагы белем бирү чараларын  уздыруны күздә тота (семинарлар, вебинарлар, мастер-класслар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International