Кичә Махачкалада «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү – властьнең гражданинга мөнәсәбәте көзгесе» Бөтенроссия форумы булды.
Чарада 800ләп кеше катнашты: федераль һәм региональ ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларының күпфункцияле үзәкләре җитәкчеләре, Әзербайҗан Республикасы делегациясе. Форумның мактаулы кунаклары Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Абдусамад Гамидов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының икътисадта дәүләт көйләве Департаменты директоры урынбасары Пётр Днепровский, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек һәм конкуренция үсеше Департаменты директоры Максим Паршин, Приморье крае вице-губернаторы Алексей Сухов булды. Татарстан Республикасыннан форумда Икътисад министрлыгы һәм МФЦ ГБУ вәкилләре катнашты.
Дагыстан Республикасы премьер–министры Абдусамад Гамидов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, дәүләт–шәхси партнерлык принцибын куллану аркасында кыска вакыт эчендә МФЦның 56 үзәге һәм 435 читтәге офисыннан торган филиал челтәрен төзергә һәм шуның белән бергә Россия Федерациясе Президентының «май» указы төп күрсәткечләрен үтәргә мөмкин булуын билгеләде.
Илдә МФЦ челтәрен төзү нәтиҗәләре һәм үзәкләр эшен камилләштерү буенча планнар турында Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов сөйләде.
Форум кысасында дискуссион сессияләр булып, аларда МФЦ үсеше яңалыклары һәм перспективалары һәм шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң яхшы практикалары турында сүз алып барылды.
Форумның беренче көне автомобиль юлларына якын урнашкан махсус тәрәзәләр аша шәхси автомобильдән чыкмыйча хезмәт күрсәтүне тәэмин иткән экспресс - документлар бирү сервисын тантаналы ачу белән тәмамланды. Экспресс ысул хезмәтенең әзер нәтиҗәсен барлык хезмәт төрләре буенча алырга була, моның өчен документлар биргәндә яисә оператор хезмәтләрнең әзер булуы турында ысулны мөрәҗәгать итүче үзе сайлый ала. Яңа сервис Махачкала һәм Дербент шәһәрләрендәге МФЦларда «Экспресс документлар» исеме астында гамәлгә ашырылган. Махсус киосклар берүк вакытта документлар бирү өчен ике тәрәзә белән җиһазландырылган. Бу шундый форматтагы МФЦ хезмәтләрен күрсәтүнең беренче тәҗрибәсе.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында хәзерге вакытта барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 63 адрес буенча урнашкан 50 МФЦ һәм 281 авыл җирлегендә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү 292 тәрәзәсе эшли.
Бүген шундый бер үзәктә аеруча популяр булган 150 төрдән артык хезмәт алырга була: федераль органнар хезмәтләре (Росреестр, Салым хезмәте, МВД, Пенсия фонды һәм башкалар.), ЗАГС органнарының бөтен хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һәм башка өлкәләр), шулай ук башка хезмәтләр. Барлык МФЦларда «МСП үсеше буенча федераль корпорация» АҖ хезмәтләре күрсәтелә.
Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә һәр МФЦда мөмкин булган хезмәтләрдән тыш үз эшен төзүгә һәм аның үсешенә юнәлтелгән дәүләтнеке булмаган махсус хезмәтләрнең киң спектры: дәүләт ярдәмен алу (финанс, милек, консультация һәм башкалар), бизнес-планлаштыру, маркетинг буенча хезмәтләр, страхование өлкәсендә хезмәтләр, хокукый яклау, экспорт продукциясен алга җибәрү һәм башка хезмәтләр күрсәтү буенча махсус «Бизнес өчен МФЦ» эшли.
МФЦ эше, контакт мәгълүматлары, шулай ук күрсәтелүче хезмәтләр турында тагын да тулырак информация МФЦ Порталы сайтында урнаштырылган http://mfc16.tatarstan.ru