Контроль-күзәтчелек функцияләрен башкарганда контрольгә алган объектларны хәвеф-хәтәр чыгарга мөмкин булган категорияләргә кертү критерийлары эшләнде

2017 елның 12 мае, җомга

Россия Минстрое әзерләгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   «Күп катлы фатирлар белән идарә итү буенча  эшчәнлек алып бару өлкәсендә дәүләт торак күзәтчелеге һәм дәүләт лицензия  контроле оештырганда хәвеф-хәтәр янау куркынычы куллану турында» ярашлы проекты норматив хокукый актлар проектлары Федераль порталында җәмәгать каралуы процедурасын узган.

Проект белән күп фатирлы йортлар  белән идарә итү буенча эшчәнлек алып бару өлкәсендә дәүләт торак күзәтчелеге һәм дәүләт лицензия контроле оештырганда хәвеф-хәтәр янау куркынычын куллану турында  положениеләрне раслау  тәкъдим ителә. Күрсәтелгән положениеләр билгеле риск категорияләренә кертелгән  юридик затлар эшчәнлеге критерийларны билгели.

Проектка ярашлы рәвештә күрсәтелгән контроль (күзәтчелек)  төрен алып барганда мәҗбүри таләпләр үтәлмәгән риск күрсәткечләре түбәндәгеләргә бәйле:

-  РФ КоАПның  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) органының вазифадагы затының законлы эшчәнлегенә каршылык күрсәтү» 19.4.1нче маддәсендә каралган хокук бозулар кылган өчен административ җәза билгеләү турында үз көченә кергән карарлар саны;

- РФ  КоАПның  19.4.1нче маддәсендә каралган хокук бозулар кылган өчен административ җәза билгеләү турында карарлардан тыш, административ хокук бозулар турында дәүләт торак күзәтчелеге чыгарган беркетмәләр буенча  чыгарылган административ  хокук бозулар кылган өчен административ җәза билгеләү турында законлы көченә кергән карарлар саны;

- мәҗбүри таләпләрне бозуның ачыкланган очракларын юкка чыгару турында чыгарылган предписаниеләр саны;

- юридик зат идарәсендә булган күп фатирлы йортларның гомуми мәйданы.

Риск категориясенә карап юридик затларга планлы тикшерүләрне түбәндәге вакыт аралыгы белән уздыру карала:

-югары рисктагы категорияләр өчен  - календарь елында бер тапкыр;

- урта риск категориясе өчен  - 2 елга бер тапкыр;

- зур булмаган категорияләр өчен – 3 елга бер тапкырдан артмый.

Эшчәнлеге түбән риск категориясенә кергән юридик затларга планлы тикшерүләр уздырылмый.

Болардан тыш, дәүләт контроле органнарына эшчәнлекләре риск категориясенә кергән юридик затлар һәм идарәче оешмалар исемлеген алып бару  бурычы йөкләнә.

Хәзерге вакытта карар проекты көйләү йогынтысын бәяләү процедурасын уза, документлар белән норматив хокукый актлар проектларының Федераль порталы рәсми сайтында танышырга була  http://regulation.gov.ru/projects#npa=64155.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International