9 майда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы мәйданда елның төп тантанасы –Җиңү парады булды. Башта шәһәр, предприятиеләр һәм оешмалар Истәлек вахтасын алып барды. 1нче Постта Татарстан Республикасы икътисад министрыАртёмЗдунов, Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, шәһәр Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре торды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад төгәл 10:00 сәгатьтә башланды. Әмма төп тамашачылар, ветераннар тантаналы йөреш башланганчы ук килде. Мәйданда Җиңү җырлары яңгырады. Дикторлар шигырьләр укыды һәм ветераннарны котлады: «Бөек Ватан сугышының батыр солдатлары һәм фидакарь тыл хезмәтчәннәре, Сезнең алда башыбызны иябез! Озак һәм бәхетле яшәгез! Көннәребез имин, йортларыбызда тынычлык булсын. Халкыбыз бәхетле, илебез чәчәк атсын!».
Мемориаль комплекс янындагы парадта катнашучылар тезелеп баскан мәйданга тантаналы төстә Россия һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын, Җиңү билгесен, Яр Чаллы шәһәре флагын чыгардылар.
Яр Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча ТР Хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәшит Ильясов парадның әзерлеге турында рапорт бирде. Наил Мәгъдиев парадны кабул итеп, барысын да бәйрәм белән котлады. «Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары! Чын күңелдән сезне илебезнең төп бәйрәме - Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу бәйрәм безнең Ватанга булган мәхәббәтне, халкыбызның батырлыгы өчен горурлыкны, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны югалту авырлыгын берләштерә. Бу көн барыбыз өчен дә кадерле – аңарда һәр гаиләнең тарихы. Бүген без сезнең батырлык алдында баш иябез, хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь әсирләре, толлар, сугыш балалары. Авырлыклар, югалтулар аша узып сез, рухыгыгызның көчле булуын, бөтен Европаны тезләндергән агрессорны җиңә алуыгызны күрсәттегез! Сез дөньяны үзгәрттегез, Сез «Россия» һәм «россиялеләр» сүзләре горур яңгырасын өчен барысын да эшләдегез.
Ут өермәсе Яр Чаллыга кадәр килеп җитә алмаган, шәһәр фронттан ерак булган. Безнең шәһәр Бөек Җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән. Яр Чаллыдан фронтка 14 мең якташыбыз киткән. 5 меңнән артыгы Ватанын саклаганда ятып калган. Аларның исеме шушы Мемориаль комплексның гранитында мәңгеләштерелгән. Без сугыштан кире әйләнеп кайтмаганнарның, бүгенге Җиңү бәйрәменә кадәр яши алмаганнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Бүген без алар белән “Үлемсез полк” рәтендә барачакбыз", - диде Наил Мәгъдиев.
Артем Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укып чыкты.
Анда болай диелә: "Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар! Чын күңелдән сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрик итәм! 1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү өстендә атылган салют кешелек тарихында иң куркыныч һәм иң канкойгыч сугыш тәмамлануын хәбәр иткән. Җиңү өчен безнең күп милләтле халык зур көч куйган. Дистә миллион һәлак булганнар, меңәрләгән таланган шәһәрләр һәм авыллар истәлеге бүгенге көнгә кадәр безнең һәрберебезнең йөрәген әрнетә. Нацистлар коллыгы һәм дөнья цивилизациясе уңышларын җимерү кабатланырга тиеш түгел. Фронтка киткән җиде йөз меңнән артык татарстанлының яртысы кире өенә өйләнеп кайта алмаган. Һәркайсыбыз арабыздан киткән, хәзер яшьләр һәм Ватанны саклаучылар өчен тере үрнәк булган ветераннар каршында бурычлы. Мин чын күңелемнән Бөек Җиңүне коючыларга һәм аларга алмашка килгән буынга имин көннәр, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим! Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар! Җиңү көне белән!».
Тантанада катнашучылар сугыш вакытында һәлак булганнар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.
Парадта баручылар хәрәкәтен традиция буенча Советлар Союзы герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе барабанчылары колоннасы ачты, аның артыннан эчке эшләр идарәсенеңа патруль-пост хезмәте оператив полк ротасы, янгынга каршы дәүләт хезмәте гарнизоны, ветеран пограничниклар атлады.
Шәһәр вузлары һәм ссузлары студентлары Бөек Ватан сугышы вакытындагы хәрби формада барды. Колоннаны пехота гаскәрләре, танкистлар, элемтәчеләр алыштырды.
Парад маршын автоград эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәтенең кавалерия бүлеге дәвам итте. Атлы колоннаның төп бурычы булып гражданнарның күпләп ял итү урыннарында тәртип саклау, шулай ук җәмәгатьчелеккә каршы һәм зур күләмдәге тәртипсезлекләргә юл куймау тора.
Парадның кульминациясе буларак мәйданга механикалаштырылган колонна чыкты. Колоннаны «АСТЕЙС»АҖдә эшләнгән КАМАЗ тулы приводлы шассие базасында бронялы «ПАТРУЛЬ» автомобиле җитәкләде. Хәзер Эчке эшләр һәм Россия Оборона министрлыклары полигоннарында дәүләт сынаулары бара. Аннан соң патруль хезмәте алып бару һәм колонна озатып бару өчен каралган КАМАЗ-43269 – «Выстрел» бронялы махсус автомобиленә юл бирелде. Колоннаны төрле юллардан һәм җирләрдән шәхси составны, төрле йөкләрне һәм прицеп системасын йөртә торган броня модульле КАМАЗ-5350 автомобиле дәвам итте. Автомобиль кабинасы бронялы капсуладан тора.
Аның артыннан күп максатлы тулы приводлы КАМАЗ автомобильләре – танылган «МУСТАНГ»ларның база үрнәкләре юл алды! «Мустанг»лар Оборона министрлыгы заданиесе буенча эшләнгән. Үзләренең техник характеристикалары буенча алар үзебезнең илнең һәм чит ил җитештерүчеләре үрнәкләрен дә узып китә.
Колоннада КАМАЗ-6350 автомобиле – авыр артиллерия тягачы барды. Ул тагылмалы артиллерия системасын буксировкага алу өчен эшләнгән. Автомобиль 95 км/сәгатькә кадәр тизлеген арттыра ала. Бер кыенлыксыз киңлеге 2 метрга кадәр булган танк чокырларын чыга ала. Башка КАМАЗ автомобильләре дә узды.
Парадта иң ахырдан автомобиль командалары дөнья рейтингында күрелмәгән лидер – «КАМАЗ-мастер» командасы автомобиле барды. «КАМАЗ-мастер» командасы тарихы – ил автомобиль спортында югары нәтиҗәләргә ирешү тарихы ул.
Тантаналы чара «Мәңгелек ут» мемориалына веноклар һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.