Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «УК Роснано» ЧҖҖ идарәсе рәисе урынбасары, инфраструктура һәм белем программасы Фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм перспектив проектлар өстендә эшләү турында сөйләште.
Очрашуда бердәм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сүз барды. Аерым алганда, яклар 2012 елның ноябрендә ике мәйданчык – «Идея» технопаркында һәм «Химград» технополисында «Роснано» финанславында эшләгән Татарстан Республикасы нанотехнологияләр үзәге үсеше мөмкинлекләрен карады.
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко шулай ук Татарстан һәм «Роснано» компаниясе арасында хезмәттәшлекнең алдагы юлларын билгеләде.
Әңгәмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында булып, анда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Муратов катнашты.