Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 маендагы 865-р санлы күрсәтмәсе белән башка 29 хезмәтнең исемлеген раслады һәм алар турында белешмә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең федераль реестрына кертелә. Россия Банкы, АО «Глонасс» АҖ күрсәткән хезмәтләрдән тыш, исемлеккә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча федераль корпорация» АҖ күрсәткән 7 хезмәт кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корпорация күрсәткән хезмәтләрне МФЦның барлык филиалларында да алырга була («Минем Документлар» офислары).
Бу хезмәтләргә керә:
1) «РФдә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында» 209–ФЗ Федераль законда каралган һәм өченче затлар хокукыннан ирекле булган дәүләт һәм муниципаль милек исемлегенә кертелгән күчмәс милек турында билгеләнгән параметрларны сайлау буенча мәгълүмат;
2) МСП субъектларының «Юридик затларның аерым төрдәге товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары турында» 223–ФЗ Федераль законга ярашлы рәвештә, РФ Хөкүмәте билгеләгән товарлар, эшләр, хезмәтләр, шул исәптән конкрет заказчыларның инновацион һәм югары технологик продукциясе закупкаларында катнашуын оештыру турында билгеләнгән параметрларын күрсәтү буенча мәгълүмат;
3) күрсәтелгән параметрлар буенча МСП субъектларын финанс яклавы формалары һәм шартлары турында мәгълүмат бирү буенча;
4) «МСП» Корпорациясе» АҖ өйрәтү программалары буенча тренинглар һәм шундый тренингларда катнашуга электрон язылу турында мәгълүматлаштыру буенча;
5) 2011 елның 18 июлендәге «Юридик затларның аерым төрдәге товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары турында» 223–ФЗ Федераль законга ярашлы рәвештә билгеләнгән, агымдагы елда МСП субъектларына конкрет һәм аерым заказчылар закупкалары күләме һәм номенклатурасы турында билгеләнгән параметрлар турында мәгълүмат бирү буенча;
6) МСП субъектларына МСП субъектларын яклау инфраструктурасын төзүче РФ дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә күрсәтелгән чаралар һәм шартлар турында мәгълүмат бирү буенча;
7) «МСП Бизнес-навигаторы» Порталында теркәлү буенча.
«Минем Документлар» офислары аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен МСП субъектына үзенең ИНН белүе, шулай ук шәхесен ачыклаучы документының үзе белән булуы кирәк (РФ гражданины паспорты).
«Минем Документлар» офислары адреслары һәм эш режимы турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган http://mfc16.tatarstan.ru. Корпорация хезмәтләре турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтында алырга була: http://corpmsp.ru/