ВЭБ Внешэкономбанкның Сертификацияләнгән менеджерлары позициясендә сайлауның беренче этабын 2017 елның 26 маена кадәр озайта

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ) Россиянең аеруча уңайлы  инвестицион климатлы һәм максималь дәрәҗәдә дәүләт ярдәме региональ чараларын күрсәткән 23 регионында, араларында Татарстан Республикасы да бар, регионнарның бизнес–идеяләрен финанс ресурслары белән тоташтырган һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектлар җәлеп итүнең яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.

Яңа модель  РФ субъектларының инвестицион проектларына юл ачачак һәм аларны сайлау процедурасының үтәкүренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аларның төп элементы булып регионнарда АСИ методикасы буенча сайланган, Внешэкономбанкның өйрәтелгән һәм сертификацияләнгән менеджерлары тора (регионнан  3 менеджерга кадәр).  Алар Банк үсеше стратегиясенә ярашлы рәвештә региональ проектларны актив эзләү һәм башлангыч фильтрация белән шөгыльләнәчәк, шулай ук инициаторлар белән арлашачак һәм ВЭБ таләпләренә ярашлы документлар пакетын туплауда ярдәм күрсәтәчәк. Процесста катнашучылар «Үсеш проектлары фабрикасы» онлайн–платформасында аралаша алачак, ул шул исәптән проектларга экспресс-бәя үткәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Проектны карауның һәр стадиясе һәм шулай ук экспертлар комментарийлары һәм кабул ителгән карарлар  онлайн-платформа кысасында процесста катнашучыларның барысына күренеп торачак.

Сертификацияләнгән менеджер өчен мөмкинлекләр:

  • социаль һәм профессиональ статусны күтәрү – регионда беренче затлар һәм бизнес  белән аралашуның яңа дәрәҗәсе,  федераль дәрәҗәдә контактларны арттыру;
  • регионда зур проектларны алга җибәрү өчен регион һәм ВЭБ арасында рәсми бәйләүче звенога әйләнү мөмкинлеге;
  • ВЭБ җитәкчелеге белән даими очрашулар, идеяләрне һәм проблемаларны турыдан-туры карау мөмкинлеге;
  • җәмәгать танылуы – проектны «Үсеш премиясе»нә кадәр илтеп җиткерү мөмкинлеге;
  • шәхси брендны үстерү – карьераның алдагы үсеше өчен  Сертифицикацияләнгән  менеджер статусы;
  • эксперт мәйданчыклары эшендә, шул исәптән Внешэкономбанк оештырган эшләрдә катнашу мөмкинлеге;
  • иң яхшы менеджерларның  ВЭБ 2.0 кадрлар резервына керү  һәм банкның гамәлдәге һәм яңа проектлары белән идарә итү командасына кушылу мөмкинлеге бар.

Сайлау ике этапта алып барылачак:

  • Беренче этап – кандидатларны читтән торып сайлау – 2017 елның 26 маена кадәр бара;
  • Икенче этап – кандидатлар белән сөйләшүләр – 2017 елның июнендә үткәреләчәк.

Ачык сайлауда катнашу өчен резюме, ике тәкъдим хаты һәм эссе язу һәм презентация әзерләү кертелгән задание үтәргә кирәк.

Регионнар белән эшләү буенча  Внешэкономбанкның яңа моделе турында тагын да тулырак мәгълүматны Сез түбәндәге сылтама буенча презентациядән белә аласыз http://veb.ru/common/upload/files/veb/main/VEB2ASI.pdf

Команда ВЭБ командасы Сезнең электрон почта аша биргән сорауларга җавап бирергә әзер, ә аны түбәндәге электрон адреска җибәрергә була: regions@veb.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International