ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Кече һәм урта бизнесның торышы һәм аның Россия икътисадындагы ролен көчәйтү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышу. 23 майда Санкт-Петербургта узачак Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы үз алдына әнә шундый бурычлар куя. Анда федераль һәм региональ закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, кече һәм урта компанияләр җитәкчеләре, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүче дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, банк секторы, консалтинг һәм юридик компанияләр вәкилләре катнаша ала.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Чәршәмбе көнне (2018 елның 18 апреле) Эшкуар йортында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин гражданнарны күчмә кабул итәчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз сорауларын бирә алачак. (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.

Татарстан эшкуарлары экспортның хокукый аспектларын уку-укыту семинары кысаларында өйрәнә алачак. Экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары өчен чара 18 апрельдә 10 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.) узачак. Оештыручылары - "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге. 

Чимал булмаган экспортны арттыру, тышкы икътисадый эшчәнлектә эшләү алымнары, төрле өлкәләрдә экспорт мөмкинлекләре һәм чикләүләр турында Казанда 27-28 апрель көннәрендә фикер алышачаклар. Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й.)  «ЦПЭ - иң яхшы тәҗрибәләр» экспортерлар клубы" халыкара конференция узачак. 

"Бизнес-тренинг остасы" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда шәхес буларак үстерү тренерлары, бизнес-тренерлар, коучлар,  консалтинг компанияләр консультантлары, белем бирүнең интерактив алымнарын куллана торган һәм кыска вакытлы укулар өлкәсендә тәҗрибәләре булган мөгаллимнәр катнаша ала.


14
апрель, 2018 ел
шимбә

Үз эшен ачкан яки ачарга җыенган затлар өчен Россия Федерациясе Үзәк Банкы 18 һәм 19 апрельдә онлайн-марафон үткәрә. Иң яхшы экспертлар һәм эшкуарлар акчаларның эш өчен ничек эшләве һәм буталчык финанс проблемаларын ничек хәл итү турында сөйләячәк. Марафонда катнашу өчен, http://dengidela.com/ сылтамасы буенча үтеп, теркәлү узарга кирәк.

Татарстанлылар үзләренең финанс грамотлылыгын Бөтенроссия финанс зачеты кысаларында тикшерә һәм эшкуарлык компетенцияләрендә сынап карый алалар. Тест 30 сораудан гыйбарәт. Аны узар өчен http://finzachet.ru сайтында авторизация үтәргә кирәк. 24 һәм аннан күбрәк сорауга җавап биргән катнашучы персональ  сертификат алачак. 

16 апрельдә Эшкуар йортында (Казан ш., петербург ур., 28 нче й.) "Экспортның финанс кораллары" дигән семинар узачак. Башлана 9.30. Чара экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен оештырылган.  Курсны тыңлаучылар финанс оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ничек корырга һәм экспорт эшчәнлегендә нинди коралларның булуы турында хәбәрдар булалар. 


13
апрель, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә Красноярскта үтә торган форумда чираттагы сәяси циклда Россия Федерациясенең булачак образы турында фикер алыштылар. Анда дәүләт сәясәтенең стратегик планлаштыру һәм проектлы идарә итү механизмнары аша кеше өчен булуы каралган. Төп тема -  "Россия 2018-2024: потенциалны тормышка ашырып"  Икътисадый форум эшендә 50 артык төбәктән вәкилләр катнаша. 

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International