еxportedu.ru белем бирү порталы экспорт буенча дистанцион укытулар башлап жибәрде

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

«Продукты Группы Российского экспортного центра» курсларын хәзер дистанцион рәвештә узып була. Алар Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) Экспорт мәктәбе көндезге семинары программасын тулысынча кабатлый, һәм еxportedu.ru белем бирү порталында теркәлгән кулланучылар аннан белем алу өчен файдалана алалар.

Программа кире элемтәгә һәм экспортерлар мөрәҗәгатьләренә анализ йомгаклары буенча төзелгән һәм иң соралган программаларның берсе булып тора. Курс төрле юнәлешләрдән Төркемнәр хезмәткәрләренә бөтен экспертизаны үз эченә ала һәм РЭҮнә мөрәҗәгать иткн экспортер файдалана алган ысуллар һәм хезмәт күрсәтүләр турында сөйли. Тыңлаучылар, көндезге семинарда алган кебек үк, дистанцион курста  тышкы базарларга анализ ясау, потенциаль кулланучыларны эзләү һәм бәяләү, предприятиене һәм товарны экспортка әзерләү, экспорт алыш-бирешләренә финанслар җәлеп итү һәм аерым чыгымнарны компенсацияләү, гарантияләнгән һәм иминләштерелгән продуктларны файдалану өчен экспортерлар куллана алган ярдәм инструментлары, РЭҮ Төркеме продуктлары турында беләләр.

Дистанцион белем алуны узу өчен www.exportedu.ru порталында теркәлергә һәм кирәкле документларны кушымта буларак теркәп бирергә кирәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International