11 апрельдән алып 13 апрельгә кадәр Чаллы шәһәрендә «ЭКСПО-КАМА» күргәзмәләр үзәгендә «СТРОЙ-ЭКСПО ТАТАРСТАН-2018» XIX Бөтенроссия махсуслаштырылган күргәзмәсе була.
Күргәзмәдә катнашучылар һәм аның белән танышырга килүчеләр төзелеш индустриясенең һәм торак-коммуналь хуҗалыкның заманча базарындагы барлык төп юнәлешләрнең чынбарлыктагы казанышлары белән таныша, ипотека кредитлавы буенча белгечләрдән консультацияләр ала, бизнес буенча хезмәттәшләре һәм партнерлары белән таныша, эшлекле элемтәләрен киңәйтә һәм файдалы контрактлар төзи алачак.
Күргәзмәнең эшлекле программасы мастер-класслар һәм тармак компанияләренең презентацияләрен үткәрүне күз алдында тота.
«СТРОЙ-ЭКСПО ТАТАРСТАН-2018» күргәзмәсенең даими катнашучылары арасында - махсус һәм уникаль җиһазлар китерүчеләр, шулай ук гомуми билгеләнештәге материаллар һәм чималлар белән тәэмин итүчеләр. Күргәзмәдә тематик экспозицияләр дә тәкъдим ителә: «Бетон. Цемент. Коры катнашмалар», «Тәрәзә. Фасадлар. Түбә. Ишекләр», «Шәһәр инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр», «Вентиляция. Су белән тәэмин итү. Җылылык белән тәэмин итү. Кондиционирлау», «Лаклар. Буяулар», «Азкатлы төзелеш», «Ипотека. Кредитлар. Иминият 2018».
Чараның максаты:
1. Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары белгечләренә һәм җитәкчеләренә төзелеш индустриясендәге инновацияләр турында, шулай ук тармакка кагылышлы закон актлары буенча мәгълүмат бирү; төзелеш оешмаларының һәм ТКХ предприятиеләренең уңай тәҗрибәсе белән таныштыру.
2. Ипотека кредитлавы һәм иминләштерү процедураларын аңлату.
Үткәрелү урыны: Чаллы ш., Автозавод пр., Форт Диалог районы, 52 комплекс, «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәге.
Чаллы шәһәренең Бизнес-инкубация үзәге резидентлары өчен күргәзмәдә катнашуга 30% ташлама ясала.
Күргәзмәдә катнашуга кагылышлы сорауларны (8552) 470-102 телефоны аша бирергә яки expokama1@bk.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Күргәзмә сайты: www.tatbuild.ru.
Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәге, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән.
ТР ИМ матбугат хезмәте