Эшкуар йортында Партнер көне

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә 12.00 алып 16.00 кадәр Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 8 нче й.) Партнер көне була, анда икътисадның түбәндәге тармакларында технологик җиһазларны чыгаручы заводлар презентацияләр үткәрәчәк:   металл эшкәртү, пластмасстан эшләнмәләр җитештерү. Чара  кече һәм урта эшкуарлыкның җитештерүче субъектларының җитештерү компетенцияләрен һәм конкуренциягә сәләтен арттыру максатында Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

Белешмәләр  (843) 524 90 90 телефоны буенча

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International