Мәскәүдә икътисадны үстерү һәм җәмгыять проблемалары буенча конференция булачак

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

10-13 апрель көннәрендә Мәскәүдә Икътисадны үстерү һәм җәмгыять проблемалары буенча XIX Апрель халыкара фәнни конференциясе булачак, аны "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү университеты үткәрә.

Конференциянең түгәрәк өстәлләр һәм игътибарга лаек докладлар багышлана торган махсус темалары:

Тотрыклылылык һәм үсеш; 

Тигезсезлек һәм инклюзив үсеш; 

Яңа шартларда глобальләшү һәм регионлашу перспективалары һәм  драйверлары; 

Технологик киләчәк: "акыллы җәмгыятькә" таба; 

Арктика:  XXI гасыр өндәве.

Конференция илне икътисадый һәм социаль үстерүнең күп кенә актуаль  проблемаларына багышлана. Быел кайбер эксперт дискуссияләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә оештырылачак.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International