Берләшкән Гарәп Әмирлеге икътисад министры Султан Әл Мансури KazanSummitта катнашырга уйлый

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бүген Дубайда VIII Еллык инвестиция форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлеге икътисад министры Султан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты.

Очрашу башланганда Рөстәм Миңнеханов Форум эшендә катнашырга чакырганы һәм  төбәкнең инвестиция мөмкинлекләре күрсәтелгән Татарстан Республикасы стендын урнаштыру  мөмкинлеген биргән өчен Султан Әл Мансурига рәхмәт сүзләрен белдерде  "Дубайдагы очрашулар тематикасы бездә аерым кызыксыну уята", – диде ул: "Без икътисадның тотрыклы үсүенә һәм чит ил инвестицияләрен турыдан-туры җәлеп итүгә зур әһәмият бирәбез. Безнең ел саен форумда катнашуыбыз әмирлек һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлегебезне киңәйтү буенча практик нәтиҗәләр бирә. Форум нәтиҗәсендә без күргәзмә эшчәнлеге өлкәсендә, шул исәптән "Казань-Экспо" проектын гамәлгә ашыру буенча кыйммәтле тәҗрибә алабыз. Татарстан әмирлек бизнесы белән турыдан-туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, төзелеш һәм логистика, суднолар төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финанславын һәм хәләл индустриясен үстерү өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.

БГӘ икътисад министры Султан Әл Мансури белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклады: "БГӘ – икътисадый элемтәләрне ныгыту өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекне киңәйтүгә күп көч куялар. Татарстан бу процессларда региональ дәрәҗәдә актив катнашырга әзер. Берләшкән Гарәп Әмирлеге – төбәктә әйдәүче партнерыбыз.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты БГӘ икътисад министрына аның бер айдан Казанга эшлекле сәфәр белән килү теләген белдергәне өчен рәхмәтен җиткерде: "минем чакыруымны җавапсыз калдырмаганыгыз һәм быелның 10-12 май көннәрендә Россиянең 10 нчы юбилей KazanSummit Халыкара икътисадый саммитында катнашырга ниятләвегез  өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезне бер айдан Казанда көтеп калабыз, сөйләшүне бездә дәвам итәрбез".

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International