Рөстәм Миңнеханов Дубайда VIII Еллык инвестиция форумын ачу тантанасында катнашты

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бүген Дубайда (БГӘ) VIII Еллык инвестиция форумы (Annual Investment Meeting (AIM) 2017)  ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Дөньякүләм лидерлар дебатлары: тотрыклы үсешне турыдан-туры чит ил инвестицияләре ярдәмендә тәэмин итү" темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны тантаналы ачу чарасында катнашты.

"Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренчеләрдән булып инвестиция эшчәнлеге турындагы законны кабул итте. Законда каралганча, Татарстан Республикасында инвестицияләр национализацияләнергә тиеш түгел һәм реквизицияләнә яисә конфискацияләнә алмыйлар.  Быел без әлеге законның кабул ителүенә егерме ел булуны билгеләп үтәбез. Инвесторлар өчен иң мөһим факторларның берсе – законнарның тотрыклылыгы. Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан үскән һәм авыл хуҗалыгы буенча алдынгы регионнарыннан берсе. Без өченче ел рәттән илкүләм инвестицион климат торышы рейтингында беренче урынны билибез", – дип белдерде  Рөстәм Миңнеханов  пленар утырышны ачканда.  

"Лидерлыкны саклап калу җиңел түгел. Геосәяси вәзгыять, инновацияле технологияләр һм цифрлаштыру күп кенә илләрне һәм төбәкләрне икътисадны диверсификацияләү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Көнбатыш илләренең Россия Федерациясенә карата санкцияләр кертүе, һичшиксез, республикабызга чит илләрдән инвестиция кертемнәренең кимүенә йогынты ясады. Татарстан инвестор илләрнең исемлеген киңәйтү буенча чаралар күрде.  Безгә инвестицияләр Азия төбәгеннән килә башлады: Кытайдан, Көньяк Кореядан, Япониядән", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты төбәк икътисадына чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүнең хәзерге торышын бәян иткәндә. 

Рөстәм Миңнеханов, чыгышын дәвам итеп, бүген Татарстанның мәгълүмат технологияләрен уйлап табуда һәм кертүдә үз позицияләрен эзлекле рәвештә ныгытуына басым ясады.  "Россия IT компанияләре, ә аннары чит ил компанияләре уйлап табулары өчен хаб булдык. Бер айдан "Иннополис"та Эриксон һәм МТС дөньякүләм брендларының уртак тикшеренү үзәген ачачакбыз.  IT-технологияләргә туры килгән өлеш әлегә 1,4% процент тәшкил итст дә, алар без җәлеп иткән чит ил инвестицияләре структурасында барлыкка килделәр! Хәзерге заманда технологияләр һәм инновацияләр конкуренциядә катнаша алган территорияләрдә әһәмиятле урын алып тора.  Төбәкнең  инновацион активлыгы дәрәҗәсе буенча, ә ул икътисадның инновацияләр өлкәсенә инвестицияләр күләме, инновацияле проектлар һәм чаралар саны белән исәпләнә, Россиядә без беренче. Без икътисадыбызны цифрлаштыру буенча эш алып барыла,  "Цифровой Татарстан" комплекслы программасы эшләнә, Индустрия 4.0 кертелә".

Утырыш модераторының җәлеп ителә торган инвестицияләрнең сезнең Россиядәге тигезлек һәм тотрыклылык стандартларына туры килүен тәэмин итү урындагы соравына Рөстәм Миңнеханов бүгенге Россиядә икътисадның базар өлеше күбрәк булган катнаш тибы урнашты, дип белдерде. Инвесторларны җәлеп итүдә төбәкләргә мөстәкыйльлек бирелде һәм алар арасында инвесторлар өчен көчле конкуренция барлыкка килде: "Инвесторларга иң яхшы ярдәм чаралары, әзер инфраструктура, кадрлар һәм сату базарларына керү мөмкинлеге тәкъдим иткән төбәкләр уңышлары белән мактана ала. Федераль дәрәҗәдә координация, мин әйтеп узган шартларны исәпкә алып, трансмилли корпорацияләр проектлары буенча башкарыла.  Безнең илдә инде дистә еллар дәвамында бихисап эре халыкара форумнар уза, аларда күпсанлы потенциаль инвесторлар актив катнаша. Бу очракта барысына да аларны җәлеп итү буенча тигез мөмкинлекләр бирелә. Владивостоктагы, Красноярсктагы, Мәскәүдәге, Ялтадагы форумнарда Татарстан делегациясен һәрвакыт очратырга була. Аларның барысында да төрледән төрле формалардагы эшлекле чаралар күп була, бизнес-диалоглар оештырыла, катнашучыларның исемлекләре бирелә, һәм тәкъдим ителгән мөмкинлекләрдән файдалану-файдаланмауны төбәк үзе хәл итә", – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Бирелгән форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов VIII Еллык инвестиция форумында катнашучыларны Казанга чакырды: "Татарстан яртылаш мөселман республика һәм үзем "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме Рәисе булганга күрә, безгә "Казаньсаммит" Халыкара ислам икътисады форумын үткәрү хокукы бирелде. Сезне 10-12 майда узачак зур чарага чакырам һәм республикабызның мәйданнарын гаять зур Россия базарына үтеп керү өчен файдаланып, Татарстанда бизнесыгызны үстерү өчен үз мөмкинлекләрегезне карарга яки фәкать дөньяда ислам кабул итүнең иң төньяк ноктасына – кунакчыл Татарстан Республикасы шундыйлардан! – килеп китергә тәкъдим итәм", – дип өндәде ул чыгыш ахырында.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International