Яңа эш урыннарын булдыру һәм шәһәр мохите сыйфатын яхшырту. Татарстан Республикасының моношәһәрләрен комплекслы үстерү программасына куелган максатлар әнә шундый. Эш башкару "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы арасында Моношәһәрләрне үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешү кысаларында алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева. сөйләде. 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы чыгымнарын финанслашу турында килешү гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте ул. Максаты – моношәһәрләрдә инвестиция проектлары өчен инфраструктура объектларын төзү яки реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру:
Чаллыда – "Сәнәгать зонасында гомуми файдаланудагы юллар инфраструктурасын төзү", "Үсеш" сәнәгать паркының коммуналь инфраструктура объектларын төзү" һәм "Икмәк юлын, Индустриаль юлны, ХХХ һәм ХХХI юлларны реконструкцияләү" проектлары буенча;
Зеленодольскта – "Зеленодольск" сәнәгать мәйданын төзү" проекты буенча;
Түбән Камада – "Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәрендә "Түбән Кама" сәнәгать паркы"ның инженерлык челтәрләрен төзү" (1 этап – инженерлык челтәрләрен һәм юллар инфраструктурасын төзү, моңа "Түбән Кама" сәнәгать паркы территориясеннән Индустрия урамы җирле юлына тоташкан урынга кадәр килү юлы кисәгеннән тыш (2, 3 участоклар).
Шулай ук "Мастер" Кама индустриаль паркын үстерү" һәм "Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә EPS металл чистарту буенча Сервис Металл эшкәртү Үзәген (EPS – ECO Pickled Surface, өслекне экологик эшкәртү) югары технологияле җиһазлар кулланып төзү" яңа инвестиция проектларын заем рәвешендә финанслау турында килешү гамәлгә ашырыла.
2017 елның декабрендә Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольск моношәһәрләре территориясендә СИҮАБТ (социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләр) төзү турында карар кабул ителде. СИҮАБТ ун елга төзелә. СИҮАБТнең гамәлдә булу срогы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы гаризасы нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча 5 елга озайтылырга мөмкин.
СИҮАБТ резидентлары өчен табышка салымның киметелгән ставкасы каралган, шул исәптән:
– федераль бюджетка күчерелә торган акчалар өлешендә – эшчәнлектән беренче табыш алган вакыттан башлап беренче 5 салым чоры дәвамында 0%,
– Россия субъектлары бюджетына күчерелә торган акчалар өлешендә – эшчәнлектән беренче табыш алган вакыттан башлап беренче 5 салым чоры дәвамында 5% һәм аннан соңгы биш салым чорында 10%.
Моннан тыш, ТОСЭР резидентлары өчен түбәндәгеләр каралган:
– оешмалар мөләтенә салым түләүдән азат итү,
– җир салымын түләүдән азат итү,
– иминият кертемнәренең киметелгән тарифлары гадәти тәртиптә түләнә торган 30% урынына 7,6% күләмендә (шул исәптән, Пенсия фондына – 22% урынына 6%, Социаль иминият фондына – 2,9 % урынына 1,5% һәм Мәҗбүри медицина иминияте фондына – 5,1% урынына 0,1%). Ташлама СИҮАБТ резиденты статусы бирелгән көннән башлап 10 ел дәвамында бирелә һәм мондый статусны СИҮАБТ төзелгән көннән алып 3 ел эчендә алган резидентларга карата гына кулланыла.
Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләренә СИҮАБТ статусын алу 10 ел эчендә моношәһәрләрдә кимендә 7 мең даими яңа эш урыннары булдырырга, СИҮАБТгә инвестицияләр күләме 23,7 млрд сум, шул исәптән капитал кертемнәре күләме (НДСтан башка) 19 млрд сум булган кимендә 76 резидент җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана.
ТР ИМ матбугат хезмәте