"Чимал булмаган энергетикага карамаган экспорт потенциалы һәм аны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек", - дип бәя бирде бүген Казанда уза торган "Россиядә эшләнгән" төбәк трегына Фәрит Габделганиев. Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкның һәм икътисадый үсешнең иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Һәм экспорт күләмен арттыру Татарстан Республикасы алдына куелган иң җитди бурычларның берсен тәшкил итә, дип ассызыклады Министр Габделганиев. "Татарстанга башка төбәкләргә караганда уңыш күбрәк елмайды, - дип билгеләп үтте РЭЦ төбәкара коммуникацияләр буенча өлкән эксперты Андрей Жигалов. Экспортка ярдәм күрсәтү өчен күп эшләр башкарыла, башка төбәкләр Татарстанга карап эш итә".
Татарстан өченче ел рәттән төбәкләр арасында Россиянең иң эре экспортерлары бишлегенә керә. 2017 ел йомгаклары буенча республика экспорты, узган ел белән чагыштырып караганда, якынча 40% ка (39,8%) артты һәм 13 млрд. доллар (2016 елда – 9 млрд. 571 млн. доллар) тәшкил итте.
Россия Федерациясе экспорты күләмнәре арту темплары шулай ук югары динамика күрсәтә. Россия Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча 2017 елда экспорт күләме, 2016 ел белән чагыштырып караганда, 25% ка артты (286 млрд. доллардан 357 млрд. долларга кадәр).
Чимал булмаган экспорт Россияя икътисадын үстерүнең төп чыганакларының берсе булып тора, ә аның энергетикага карамаган өлеше алты ел эчендә 250 млрд. долларга кадәр артырга тиеш, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында. Татарстан Республикасы чимал булмаган энергетикага карамаган экспортның шактый югары үсеш темпларын күрсәтә. Аның күләме 2017 елда 21,9% ка артты һәм 3,3 млрд. доллардан күбрәк булды (2016 елда – 2 млрд. 712 млн. доллар).
Республикада компанияләргә чит ил базарларына чыгу буенча ярдәм күрсәтү буенча эш системалы рәвештә алып барыла: эре бизнеска ярдәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгыннан коллегаларыбыз тырышлыгы белән күрсәтелә.
Кече һәм урта предприятиеләргә ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тәэмин итә.
Эшкуарлыкка ярдәм фондының структур бүлекчәсе булып торган Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге, 2017 ел йомгакларыннан чыгып, төзелгән контрактлар саны буенча (159), экспорт илләре саны буенча (28), шулай ук КУП саны буенча (63) башка региональ үзәкләр арасында лидер булды. Россия ФТХ мәгълүматлары буенча, экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта предприятиеләр саны 2017 елда 645 (2016 елда – 251, 2015 елда - 213) булган.
Гамәлдәге структуралардан һәм чимал булмаган экспортка ярдәм чараларыннан тыш, аны стимуллаштыруның өстәмә механизмнары региональ дәрәҗәдә уйлап табыла. Татарстан Республикасы төп бурычы экспорт стратегиясен булдырудан гыйбарәт экспорт стандартын кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кертелде. Хәзерге вакытта чимал булмаган экспорт продукциясен үстерү өчен өстенлекләр, кораллар һәм ресурсларның кирәкле күләмнәрен билгели торган 2025 елга кадәр Татарстан Республикасы экспортын үстерү стратегиясе республика Хөкүмәте раславына кертелгән (Төп эшләүчесе - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы).
ТР ИМ матбугат хезмәте