ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Төбәкне социаль-икътисадый үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен бүген Ингушетиянең Икътисадый үсеш министрлыгы өйрәнде.

Министр Фәрит Габделганиев коллегаларга республиканың икътисадый мөмкинлекләрен, ведомство эшенең төп юнәлешләрен күрсәтте. Ул Эшкуар йортының эшмәкәрләр эшчәнлеген алга җибәрү үзәге булуын билгеләп үтте. 

Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар чыгаручы эшкуарлары «Kind + Jugend 2018» халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак. Чара 2018 елның 20 сентябреннән алып 23 сентябренә кадәр Кёльнда (Германия) узачак.

Катнашу өчен 22 майга кадәр Россия экспорт үзәге сайтында теркәлергә һәм кирәкле документларны юлларга кирәк. Сайлап алу турын уңышлы узган компанияләр чара экспонентлары булалар. Үзләренең эшләнмәләрен алар түбәндәге бүлекләрдә күрсәтә алачак:

Бүген Дагыстаннан икътисад һәм территориаль үсеш министры Осман Хасбулатов җитәкчелегендәге делегация Эшкуар йортында булып китте. Кунаклар Татарстанның икътисадый потенциалы һәм социаль-икътисадый үсеше турында белделәр, республиканың Икътисад министрлыгының эшләү тәҗрибәсен өйрәнделәр һәм хезмәттәшлекнең булырга мөмкин юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Лизинг-грантны һәм дәүләттән ярдәмне ничек алу турында бүген Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләренә сөйләделәр Эшкуар йортында Ачык ишекләр көне үтте. Республика эшмәкәрләре белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев очрашты. Ведомство башлыгы Ачык ишекләр көненең республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып торуын билгеләп үтте.

Буш җирдән үз бизнесыңны башлау, эшкуарлык өлкәсендә яңа белемнәр, үз проектыңны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итү. Республиканың эш башлаучы эшмәкәрләренә аталган «Фабрика – СТАРТ XI» унберенче курсы әнә шундый мөмкинлекләр бирә. 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан предприятиеләренең процентсыз кредитлар алу мөмкинлеге булачак. Әлеге мөмкинлектән идарәче компанияләр һәм Татарстан Республикасының сәнәгать парклары резидентлары (сәнәгать парклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре, предприятие-экспортерлар), шул исәптән halal lifestyle стилендә эшләүче компанияләр файдалана алачак. Бу хакта бүген KazanSummit  форумында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

11 майда Казанда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне булачак. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнесны ничек башлау турында тәкъдим-аңлатмаларын бирәчәк. Юридик, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.

Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммит мәйданнарында Russia Halal Expo күргәзмәсе бара. Анда Россиядән, Сәгуд Гәрабстаныннан, Берләштерелгән Гарәб Әмирлекләреннән, Төркиядән, Ираннан, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан 80 артык экспонент үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итә. Күргәзмә экспозициясен аерым тематик зоналарга бүлгәннәр: туклану продукциясе, фармацевтика, косметика, бизәнү әйберләре, кием-салым, балалар уенчыклары һәм китаплар, башка товарлар. 

Казанда  «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммиты уза. Анда 50 артык илдән килгән 3 меңнән артык кунак катнаша.  Форум өч көн була. Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең Халыкара икътисадый саммиты тәүге тапкыр 2009 елда Казанда узган иде һәм шул вакыт эчендә Россия төбәкләре белән ислам дәүләтләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданына әверелде.  

Илебездән читтә авыл хуҗалыгы товарын уңышлы итеп ничек тәкъдим итәргә, экспортның нинди таләпләрен исәпкә алырга кирәк һәм регламент буенча EU туры килү турында Европа сертификатын ничек алырга. Бу хакта Татарстан эшмәкәрләренә 11 майда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., 3 нче кат) сөйләячәкләр. Монда 10:00 алып 18:00 кадәр "Агросәнәгать комплексын һәм азык-төлек сәнәгатен үстерү стратегиясе: импорт һәм экспорт. АСК экспортын норматив җайга салу" тренингы узачак.   Оештыручысы - Россия экспорт үзәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International