Төбәкне социаль-икътисадый үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен бүген Ингушетиянең Икътисадый үсеш министрлыгы өйрәнде.
Министр Фәрит Габделганиев коллегаларга республиканың икътисадый мөмкинлекләрен, ведомство эшенең төп юнәлешләрен күрсәтте. Ул Эшкуар йортының эшмәкәрләр эшчәнлеген алга җибәрү үзәге булуын билгеләп үтте. "Монда татарстанлылар финанс һәм мөлкәт ярдәмен, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин, мастер-классларда, семинарларда, тренингларда катнаша алалар", - дип сөйләде Габделганиев. Ингушетиянең икътисадый үсеш министры Умалат Торшхоев Татарстан коллегаларының эшен югары бәяләде һәм үз регионында охшаш проектны гамәлгә ашырырга теләве турында әйтте.
Катнашучылар очрашу барышында хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
ТР ИМ матбугат хезмәте