Халыкара икътисадый саммит мәйданнарында Russia Halal Expo күргәзмәсе оештырылган

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммит мәйданнарында Russia Halal Expo күргәзмәсе бара. Анда Россиядән, Сәгуд Гәрабстаныннан, Берләштерелгән Гарәб Әмирлекләреннән, Төркиядән, Ираннан, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан 80 артык экспонент үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итә. Күргәзмә экспозициясен аерым тематик зоналарга бүлгәннәр: туклану продукциясе, фармацевтика, косметика, бизәнү әйберләре, кием-салым, балалар уенчыклары һәм китаплар, башка товарлар. 

Russia Halal Expoның төп максаты хәләл индустрияне Россиядә популярлаштыру, Россия икътисадының хәләл сегменты мөмкинлекләрен күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә буенча партнерларга продукцияне презентацияләү мөмкинлеген бирү.

Быелгы саммитның төп темасы - хәләл таләпләре буенча яшәү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International