Илебездән читтә авыл хуҗалыгы товарын уңышлы итеп ничек тәкъдим итәргә, экспортның нинди таләпләрен исәпкә алырга кирәк һәм регламент буенча EU туры килү турында Европа сертификатын ничек алырга. Бу хакта Татарстан эшмәкәрләренә 11 майда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й., 3 нче кат) сөйләячәкләр. Монда 10:00 алып 18:00 кадәр "Агросәнәгать комплексын һәм азык-төлек сәнәгатен үстерү стратегиясе: импорт һәм экспорт. АСК экспортын норматив җайга салу" тренингы узачак. Оештыручысы - Россия экспорт үзәге.
Чара өч блоктан гыйбарәт:
Авыл хуҗалыгы продукциясенә тармак ярдәмен арттыруның төп мәсьәләләре/АСК продукциясен ЕБ илләренә экспортау:
- Европа Берлеге илләре һәм Россия илләре арасында экспорт-импорт мөнәсәбәтләренә анализ;
- "АСК продукциясен экспортлау: ЕБ, әллә Таможня берлеге файдалыракмы?";
- ЕБ илләренә экспортның мәҗбүри таләпләрен өйрәнү, (ЕБ) 834/2007 регламенты буенча EU туры килү турында Европа сертификатын карап тикшерү;
- Россиянең авыл хуҗалыгы продукциясен китерүчеләренең конкуренциядәге өстенлекләрен ачыклауга юнәлтелгән проектларга брэйнсторминг;
- Катнашучыларны тренинг проблематикасы белән тирәнрәк таныштыру;
- Тәнкыйди фикер йөртү күнекмәләрен алдыру;
- Европаның протекционизм сәясәтен җиңә алган профессионал продукция компетенцияләрен булдыру/үстерү.
2. АСК продукциясен БРИКС илләренә экспортлау:
- БРИКСта катнашучы илләрнең АСКын өйрәнү, экспорт өлкәләрен идентификацияләү;
- АСК өлкәсендә БРИКС тышкы стратегик сәүдә партнерларының интерактив картасын булдыру, норматив актларны өйрәнү;
"БРИКСка экспорт - конкуренцияме әллә партнерлыкмы? темасына фикер алышулар;
3. АСК продукциясен Евразия Икътисад Берлеге илләренә экспортлау:
- ЕАИБ катнашучы илләрдә АСК үстерүнең хәзерге төп трендлары буенча таныштыру экскурсы;
- Евразия Икътисад комиссиясенең Агросәнәгать сәясәте департаменты эшчәнлегенә анализ, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләү, Россия өчен экспорт өлкәләрен билгеләү;
- ЕАИБ илләрендә экспорт һәм импорт проблемалары буенча сөйләшүләр алып бару модельләрен оештыру.
Чарада катнашу бушлай, 2229060 өст. 301 телефонына шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк.
ТР ИМ матбугат хезмәте