Лизинг-грантны һәм дәүләттән ярдәмне ничек алу турында бүген Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләренә сөйләделәр Эшкуар йортында Ачык ишекләр көне үтте. Республика эшмәкәрләре белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев очрашты. Ведомство башлыгы Ачык ишекләр көненең республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып торуын билгеләп үтте.
Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:
- кайнар линия телефоны (843) 524-90-90;
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында интернет кабул итү бүлмәсе http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- телеграмм канал @mineconom16;
- республиканың барлык районнары халкы өчен ВКС-элемтә (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк);
- Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылу - (843) 524-91-11 телефоны буенча);
- Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән очраша һәм аңа "рәсми булмаган шартларда" сорау бирә алачак);
- күпфункцияле үзәкләрдә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе. Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.
Бердәм кабул итү бүлмәсе, төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларның, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.
ТР ИМ матбугат хезмәте