Саклык банкы «Алабуга» МИЗ резиденты «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖнә шампиньоннар үстерү һәм компост җитештерү заводын төзү өчен 981,2 млн сум күләмендә финанслар бирде. Акчалар 460,6 млн сумга тигез суммага КУЭ корпорациясе гарантиясе белән һәм«Татарстан Республикасының Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешмасы тарафыннан 30 млн сумга тигез суммага йөкләмә алып бирелде. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ «Алабуга»ның КУЭ корпорациясе ярдәмен алган беренче резиденты, дип хәбәр ителә МИЗ рәсми сайтында.
Татарстан үзенең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен халыкара аренада күрсәтәчәк. Республика эшкуарларының товарлары һәм препаратлары KINE 2018 "Сәламәтлек саклау" 25 нче Казахстан Халыкара Күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара 16-18 май көннәрендә Алмата шәһәрендә узачак. Быелгы катнашучылар үз продукцияләрен 8 бүлектә тәкъдим итәчәк:
"Без үзебез" социаль проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда социаль якланмаган халык катламнары өчен түбәндәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала:
- гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау;
- хәйрия эшчәнлеге, шулай ук ихтыярилыкка ярдәм өлкәсендә эшчәнлек;
Бүген Фәрит Габделганиев «Алабуга» МИЗ территориясендә урнашкан «Барс технолоджи» ҖЧҖ заманча аккумуляторлы батареялар җитештерү заводында булып кайтты.
Татарстан икътисад министры 2020 елга аккумуляторлы батареяларны Россиядә җитештерүче лидер булырга һәм Россия базарының 15% ына хуҗа булырга мөмкинлек бирәчәк проектны өйрәнде.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буендагы беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» сервис металл үзәге ачылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.
Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә, кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга һәм керемнең артуын ничек тәэмин итәргә. Табыш алуның нәтиҗәле алымнары турында Татарстан эшмәкәрләренә 22 майда «Стратегик финанслар: интеллектуаль милек хисабына табыш арттыруны һәм салым ташламалары алуны ничек тәэмин итәргә» тренингы кысаларында сөйләячәкләр. Чара 15:00 алып 18:30 кадәр Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28) узачак.
Фирманың бәя стратегиясен ничек эшләргә һәм продуктның конкуренциядәге өстенлеген ничек булдырырга. Татарстан эшкуарлары товарны уңышлы сатуның әлеге һәм башка серләренә "Экспорт проекты буларак маркетинг" семинары кысаларында төшенә алалар. Өйрәтү семинары Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й.) 22 майда уза.
Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:
Территорияне көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар һәм кипкән үләннәрдән арындырдылар. Республиканың Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә үз көчен кертте. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган чара "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Биектау участок урманчылыгының урман фонды территориясендә узды. Максат - Татарстан урманнарында уңай санитар-экологик мохит булдыру.