Татарстан предприятиеләре өчен процентсыз кредит. ТР Икътисад министрлыгы бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмын әзерли

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан предприятиеләренең процентсыз кредитлар алу мөмкинлеге булачак. Әлеге мөмкинлектән идарәче компанияләр һәм Татарстан Республикасының сәнәгать парклары резидентлары (сәнәгать парклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре, предприятие-экспортерлар), шул исәптән halal lifestyle стилендә эшләүче компанияләр файдалана алачак. Бу хакта бүген KazanSummit  форумында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Форумда хәзерге вакытта базарга чыга торган продуктларның мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. "Хәләл индустриясендә үз бизнесын алып бара торган предприятиеләрне аеруча кызыксындырачак ысул-коралларның берсе процентсыз кредит алу мөмкинлеге булыр дип ышанып калам", - дип ассызыклады Габделганиев. "Без риба һәм процент төшенчәләреннән китәбез. Кире кайтарылырга тиешле акчалар бар, ләкин шул ук вакытта алар кредит бирүчене дә, кредит алучыны да кабалага кертми. Моннан тыш, ул үз эшчәнлекләрен halal lifestyle стилендә башкаручы предприятиеләрне дә җирәндерми", - дип билгеләп узды Министр. 

Продукт якын көннәрдә базарга чыгарылачак. Хәзерге вакытта бу ысул-коралның юридик аспектлары эшләнә, дип хәбәр итте Габделганиев.

Процентсыз кредит акчаларның кире кайтарылуы принцибын саклап калачак, шулай ук Хәләл-индустрия  һәм ислам юнәлешендәге предприятиеләр өчен күчеш ысул-коралына әвереләчәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International