Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында ветераннарга хөрмәт күрсәттеләр. Министр Фәрит Габделганиев үзенең котлавында болай дип билгеләп үтте: "Безнең өчен сез - бердәмлек һәм татулык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Сугыштан соңгы елларда сезнең алга торгызу чорының төп бурычлары куелган иде - җиңүне ныгыту, иң кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызу, икътисадны һәм мәдәниятне бик югары дәрәҗәгә күтәрүгә ирешү, совет кешеләре тормыш дәрәҗәсенең яхшы булуын тәэмин итү.
Берләштерелгән кредит бюросы (БКБ) 2018 елның I кварталында регионнарның кредит активлыгына йомгак ясады.
Кредитлау күләмнәре арту темплары буенча лидер дип Татарстан табылган, анда кредитлау күләмнәре, узган ел белән чагыштырганда, 55% ка, ә яңа кредитлар саны 16% ка арткан. Артуның иң түбән темплары Түбән Новгород өлкәсендә билгеләп үтелгән, анда күләмнәр, еллык алганда, 33% ка, ә яңа кредитлар саны 20% ка арткан.
11 майда Казанда Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.) кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне булачак. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнесны ничек башлау турында тәкъдим-аңлатмаларын бирәчәк. Юридик, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтәчәкләр.
Тиздән билгеләп үтеләчәк бөек дата белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Нина Курганованы котлады. Ул Татарстан АССРның Дәүләт план комиссиясендә 25 ел эшләгән, сугыштан соңгы чорда икътисадны үстерүгә өлеш керткән.
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 25 майдан алып 25 июльгә кадәр Казанга Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән гражданнарны теркәү исәбенә кую өчен ЭЭМ хезмәт күрсәтүе буенча документлар кабул итү Күпфункцияле үзәк ("Минем документлар") офисларында башкарылмаячак. Теркәлү гамәлләрен башкару өчен гариза бирүчеләргә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының турыдан-туры килү урыны буенча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, Тукай филиаллары түбәндәге график буенча эшләячәк:
08.05.2018 - 1 сәгатькә кыскартылган эш көне
09.05.2018 - ял көне
8 майда 16.00 Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев гражданнарны күчмә кабул итүне Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) үткәрәчәк. Катнашу өчен 524 91 11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк. Кабул итү кече һәм урта бизнесны үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча алып барылачак.
Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар чыгаручы эшкуарлары «Kind + Jugend 2018» халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак. Чара 2018 елның 20 сентябреннән алып 23 сентябренә кадәр Кёльнда (Германия) узачак.
Катнашу өчен 22 майга кадәр Россия экспорт үзәге сайтында теркәлергә һәм кирәкле документларны юлларга кирәк. Сайлап алу турын уңышлы узган компанияләр чара экспонентлары булалар. Үзләренең эшләнмәләрен алар түбәндәге бүлекләрдә күрсәтә алачак:
Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре Эшкуар йортының Уку үзәгендә (Петербург ур., 28) уку-укыту программаларында катнаша алалар. Майда төрле темаларга 20 семинар һәм бизнес-тренинглар булачак. Теркәлү өчен телефон: 8 (843) 222 90 60 (өст. 301) яки Dom_pred@mail.ru электрон почтасы аша.
Уку-укыту программаларының май өчен графигы