Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» Х Халыкара икътисадый саммиты уза. Анда 50 артык илдән килгән 3 меңнән артык кунак катнаша. Форум өч көн була. Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең Халыкара икътисадый саммиты тәүге тапкыр 2009 елда Казанда узган иде һәм шул вакыт эчендә Россия төбәкләре белән ислам дәүләтләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданына әверелде. KazanSummit РФ Федерация Советы һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту. 2017 елда KazanSummitта дөньяның 53 иленнән халыкара оешмалар, дәүләт хакимияте органнары, финанс институтлары, илчелекләр, парламентлар вәкилләре, инвесторлар һәм эшмәкәрләр, шулай ук ММЧнан 250 вәкил катнашкан иде.
Саммит яңа клиентлар һәм эшлекле партнерлар эзләү, Россия төбәкләренең инвестицион потенциалын һәм икътисадый мөмкинлекләрен күрсәтү өчен нәтиҗәле платформа булачак. 2018 елгы саммитның үзәк темасы хәләл таләпләре буенча яшәү булачак.
KazanSummit-2018 эшлекле программасы кысаларында шулай ук ислам финанслары һәм партнерлар банкингы, IT-стартаплар, блокчейн технологиясе, Россия экспортын ислам илләренә чыгару, дәүләти-хосусый партнерлык проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, бизнесның социаль җаваплылыгы, гавами дипломатия кебек темаларга да игътибар биреләчәк.