22 майга кадәр «Kind + Jugend 2018» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә

2018 елның 11 мае, җомга

Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар чыгаручы эшкуарлары «Kind + Jugend 2018» халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак. Чара 2018 елның 20 сентябреннән алып 23 сентябренә кадәр Кёльнда (Германия) узачак.

Катнашу өчен 22 майга кадәр Россия экспорт үзәге сайтында теркәлергә һәм кирәкле документларны юлларга кирәк. Сайлап алу турын уңышлы узган компанияләр чара экспонентлары булалар. Үзләренең эшләнмәләрен алар түбәндәге бүлекләрдә күрсәтә алачак:

- Балалар уенчыклары;

- Балалар өчен автоутыргычлар;

- Балалар җиһазы;

- Балалар иминлеге;

-Балалар аяк-киеме;

- Балалар өчен электрон һәм акустик уенчыклар һәм уеннар /мультимедиа;

- Ана һәм аның баласы сәламәтлеге һәм аны кайгырту;

- Балалар бакчасы өчен товарлар;

- Йөкле хатыннар өчен киемнәр;

- Журналлар һәм китаплар;

- Балалар бүлмәләре өчен интернет челтәрләре һәм кушымталар;

- Коляскалар, йөргечләр;

- Продукциянең куркынычсызлыгы һәм сертификатлау;

- Балалар һәм нәниләр өчен текстиль.

«Kind+Jugend» дөньяда барлык яшьтәге балалар өчен товарларда махсуслаша торган 1 номерлы күргәзмә булып тора. Ул 1960 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм балалар товарлары һәм балалар кием-салымы өлкәсендәге бөтен дөньядагы белгечләрнең очрашу урыны булып тора. Монда балалар өчен төрле товарлар җитештерүчеләр, танылган челтәр компанияләр һәм зур булмаган кибетләр вәкилләре, шулай ук мода һәм дизайнер агентлыклары вәкилләре җыела.

Чараның масштабы елдан-ел киңәя бара. 2017 елда күргәзмәдә 1200 артык экспонент үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән. Чарада 113 илдән 22 меңнән артык кеше булып киткән.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International