Үзмәшгульләрне биржа мәйданчыгына тоташтырдылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының "Биржа мәйданчыгы" системасында үзмәшгульләр өчен аерым ресурс төзелде. Аның ярдәмендә үзмәшгульләр җайга салып булган заказчыларны тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүнең гарантияле базарыннан файдалана алачак.

Хәзерге вакытта "Биржа мәйданчыгы"нда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алган 128 тәкъдим бар.

- Үзмәшгульләр Татарстан Республикасында эшкуарлык бергәлегенең тигез хокуклы вәкилләре булырга һәм алар үз бизнесларын үстерүдә булышучы барлык инструментлардан файдалана алырга тиеш. Икътисад министрлыгы һәм, гомумән, республика хөкүмәте ягыннан булышлык ярдәмендә мондый эш уңышлы алып барыла. Хәзер үзмәшгульләр бердәм биржа мәйданчыгы аша заказлар кабул итә алачак, димәк, аларга коммерция тәкъдимнәрен җибәрүгә вакыт әрәм итәргә һәм "салкын шалтыратулар" белән шөгыльләнергә туры килмәячәк, бу исә эшкуарлык эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте "Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер.

Ресурс яңа заказлар эзләүдә эшне гадиләштерүгә юнәлтелгән. Аның аша онлайн теркәлергә, тәкъдимнәр исемлеге белән танышырга, тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр өстәргә мөмкин.

"Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы" АҖ - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма. Электрон сәүдә процедуралары өлкәсендә ачыклык, хәбәрдарлык һәм тигез хокуклылыкны тәэмин итү өчен оештырылды. Агентлык эшчәнлеге инвестиция потенциалын арттыруга һәм социаль, җитештерү-кооператив һәм интеграцион элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International