Коммерциясез оешмаларны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Казанда Россия Федерациясе Президенты каршында Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының Коммерциясез оешмаларны үстерү буенча даими комиссиясе әгъзаларының күчмә утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге хезмәткәрләре катнашты. Алар социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм, аларны үстерү һәм социаль проектларны уңышлы тормышка ашыру буенча Татарстанның эш моделен тәкъдим итте. Бүген коммерциясез оешмаларга ярдәм дәүләти, муниципаль һәм шәхси дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла.

Даими комиссия әгъзалары  коммерциясез оешмаларны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләде. Чара кысаларында алар Эшкуар йортында Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге  эше белән таныша алды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International