Бүген "Югарыга!" ("Вверх!") Республика яшь лидерлар конкурсы финалчылары белән очрашу булды, алар Икътисад министрлыгында стажировка узды. Очрашуны министр урынбасары Олег Пелевин үткәрде.
Очрашу кысаларында конкурс директоры Алла Кондратьева сайлап алу процедуралары, конкурс этаплары турында сөйләде.
"Югарыга!" Республика яшь лидерлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләре һәм оешмалары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм стажировка уздыру механизмнарын формалаштыруга юнәлтелгән. Конкурс 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" Төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарына стажировкага җибәрелүче финалчылар билгеләнә. Финалчыларның Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керү мөмкинлеге бар.
Министр урынбасары Олег Пелевин белдергәнчә, Икътисад министрлыгы стажировка нәтиҗәләре буенча Спицкий Денисны Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына кертергә тәкъдим иткән. Моннан тыш, Денис Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәгендә эшли инде.
Очрашу кысаларында Яшьләр хөкүмәте максатлары турында аның рәисе Алла Абросимова сөйләде.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында даими нигездә эшләүче консультация-киңәшү органы, ул проект, вәкиллек, эксперт-аналитика эшчәнлекләре белән шөгыльләнә һәм иҗтимагый башлангычларда эшли. Яшьләр хөкүмәте 2016 елның 28 декабрендә оештырылды. Аның максаты - Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 18-30 яшьлек гражданнарны җәмгыятьнең социаль-икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Олег Пелевин активистларны республикада гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашырга, үз инициативаларын тәкъдим итәргә өндәде, чөнки нәкъ менә яшьләргә Стратегия-2030 билгеләгән Татарстан киләчәген төзергә туры киләчәк.