Бүген Казанда Россия субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын кертү барышы турына семинар-киңәшмә узды. Чарада төбәкләрнең башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республика хөкүмәте Россия төбәкләрендә көндәшлекне үстерүгә шартлар тудыру һәм ярдәм итү буенча барлык чараларны күрә. Бу узган ике елда көндәшлекне үстерүгә ярдәм буенча Россия Федерациясе субъектлары башлыкларының рейтингындагы лидерлыкта чагыла.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү, инвестиция климатын яхшырту, уңай көндәшлекле мохит тудыру һәм эшкуарлыкны популярлаштыру буенча җитди эш башкарылды.
Республика 47 федераль проектта катнаша.
Чарада катнашучылар көндәшлекне үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты, монополиягә каршы компаленсны кертүнең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнде.