2019 елның 2-4 сентябрендә Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы үтәчәк. Форум кысаларында беренче тапкыр DECHEMA Austellungs Химик техника һәм биотехнологияләр ассоциациясенең ACHEMA химик машина төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча күргәзмә павильоны ачылачак. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Чарада икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Лев Семенов билгеләп үткәнчә, быел форум Россиянең тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган. Аның кысаларында "Нефть. Газ. Нефть химиясе", "GEO-Казан: Геологик разведка. Геодезия. Картография" һәм "Интерпластика Казан" күргәзмәләре узачак.
Форум мәйданчыгында беренче тапкыр "Россиядә компаундлар базары 2019: төрле сегментларда үсеш потенциалы" халыкара конференциясе, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Нефть-газ комплексы объектлары куркынычсызлыгы буенча фәнни-техник советы секциясенең киңәйтелгән утырышы, шулай ук "Химия һәм нефть химиясе комплекслары объектларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә федераль күзәтчелекне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре" семинар киңәшмәсе кебек чаралар үтәчәк. Форум кысаларында шулай ук берничә конференция һәм түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырылган.
Лев Семенов искәрткәнчә, былтыр Татарстан нефть-газ химиясе форумында 7 илдән һәм РФнең 45 шәһәреннән 221 компания катнашкан.
Мәскәүнең интеллектуаль системалар эшләүче "АКСИТЕХ" ҖЧҖ Татарстанда үз вәкиллеген ачарга ниятли. Бу хакта компаниянең директорлар советы рәисе Александр Базулев белдерде. Ул ягулык-энергетика комплексы һәм ТКХ предприятиеләрен автоматлаштру һәм диспетчерлаштыруның заманча технологияләрен тәкъдим итте. Компания, аерым алганда, энергетика һәм су ресурсларын, пычраткыч матдәләрне чыгаруны исәпкә алуның, газ-һава мохите һәм юынтык сулар контроленең һәм торбаүткәргечләрдә тишекләрне ачыклауның автоматлаштырылган системаларын җитештерә.
Нефть-газ промыслы объектлары өчен үзләре эшләгән җиһазны үз докладында Казанның "ПЛКГРУПП" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Камил Әхмәдиев тәкъдим итте. 2011 елда нигез салынган компания Лаеш районының Сокуры авылында үз производствосын төзергә планлаштыра. "ПЛКГРУПП" нефть, газ һәм газ кондесаты өчен җиһазлар - җылылык алмашу җайланмалары, газ сепараторлары, фильтрлар, блок җиһазлары, арматура узеллары һәм углеводородны исәпкә алу узеллары проектлый. Компаниянең заказчылары - "НОВАТЭК", "Газпром" һәм "Роснефть" төркемнәре предприятиеләре.
Arthur D Little халыкара консалтинг компаниясе Татарстанның нефть-газ компанияләренә инновацион үсеш системасын җайга салырга һәм аларның аудитын үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакта Arthur D Little Russia компаниясенең проектлар директоры Павел Власов сөйләде.
Моннан тыш, утырышта Казан федераль университеты доценты Аркадий Курамшинның "Элементлар. Профессор Менделеевның искиткеч төше" китабын тәкъдим иттеләр. Ул 2019 елда БМО игълан иткән Халыкара химик элементлар периодик таблицасы елына багышлана. Автор сүзләренчә, Дмитрий Менделеевның ачышы химияне тамырдан үзгәрткән, алхимиядән матдәләрнең үзлекләрен фаразлауга күчәргә мөмкинлек биргән. Таблицаны хәтта ут белән эш итәргә өйрәнгәннән соң матдәләр үзлеген өйрәнү белемендә төп уйлап табылган нәрсә, дип атыйлар Утырышта катнашучыларның берсе "Менделеев таблицасы" дигән рәсми атама өчен көрәшү зарурлыгын әйтте.
Дмитрий Менделеевның Татарстанга турыдан-туры мөнәсәбәте бар - Бондюг заводында ул дары рецептураларын эшләгән, дип белдерде шулай ук А.Курамшин.
Рөстәм Миңнеханов китапны бәян итү рәвеше буенча бик кызыклы һәм популяр, дип атады. Ул аны мәктәпләр өчен электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген булдырырга киңәш итте.
Президент шулай ук Татарстанда химик элементларның периодик таблицасының 150 еллыгы уңаеннан чаралар оештырырга тәкъдим итте. Әлеге темага чаралар майда Химик көненә һәм сентябрьдә Татарстан нефть-газ форумына багышлана алыр иде.
Утырыш барышында шулай ук 2018 ел өчен компаниянең еллык хисабы башлангыч төстә расланды һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советына әгъзалар кандидатуралары каралды.