Металл ватыгын кабул итү һәм эшкәртү өлкәсендә эшкуарлар лицензиатның дистанцион мәктәбен уза ала

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген планлаштырган һәм аны гамәлгә ашыручы татарстанлылар лицензиатның дистанцион мәктәбен уза ала. Укыту материаллары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Remote_school_of_the_licensee.htm.

Катнашучыларга лицензия алу тәртибе, аңа карата таләпләр, закон нигезләре белән танышырга мөмкин. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасына багышланган бүлекләр дә бар. Соңгы материал (кырык беренче дәрес) хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләренә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International