Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Эш сәфәре кысаларында ул РФ Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрде. Көн тәртибендәге тема - "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты турында.
Бүген илдә 6 миллионга якын кече предприятие исәпләнә, алар 19 миллионнан артык эш урыны бирә. Тулаем продуктка кече һәм урта эшкуарлык керткән өлешне 22%ка бәялиләр. РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә икътисадта кече һәм урта бизнес өлешен арттырып, алга киткән илләр белән чагыштырырлык дәрәҗәгә чыгару бурычы тора. Моның өчен предприятиеләр саны, аларның хезмәтләре, подукциясе күләмнәре берничә тапкыр артырга, кече эшкуарлык шактый җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп итүчән булырга тиеш.
Илкүләм проект әнә шул максатларга эшләргә тиеш тә инде. Аның бюджеты - ярты триллион сумга якын. Аңа биш федераль проект керә, алар эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшыртуга һәм кече һәм урта предприятиеләрнең, ташламалы кредитлар бирүне дә кертеп, финанс ресурсларынан файдалана алу мөмкинлеген арттыруга йөз тота", - диде Дмитрий Медведев.
Илкүләм проектлар буенча барлык төбәкләр диярлек кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмгә субсидияләр бирү турында килешү төзеде. Сүз агымдагы елга 25 миллиард сумнан артык сумма турында бара. Төбәкләр әлеге проект буенча планлаштырылган чараларны хәзердән үк финанслый ала.
Россия Премьер-министры искәртеп үткәнчә, быелдан үзмәшгуль гражданнар өчен махус салым режимы буенча сынау проекты гамәлгә кертелде. Алар физик затлар белән эшләгәндә, аена 200 мең сумнан артмаган табыш алганда - 4%, юридик затлар белән 6% салым түләячәк - мобиль кушымта аша. Проект дүрт субъектта - Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстанда старт алды. Анда 50 меңгә якын кеше теркәлгән. Әгәр проектка ихтыяҗ булса, аны бөтен ил территориясенә тарату ниятләнә.
"Социаль эшкуарлык өлкәсендәге законнар белән эш алып барыла. Әлеге закон проекты Думада беренче укылышта каралды. Мондый компанияләр дәүләт ярдәмен алырга тиеш. Илкүләм проект кысаларында шулай ук кече һәм урта предприятиеләрнең, ташламалы кредитлар бирүне дә кертеп, финанс ресурсларынан файдалана алу мөмкинлеген арттыру ниятләнә", - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Татарстан Республикасында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында биш төбәк проекты расланды:
- Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту;
- Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе;
- Кече һәм урта предприятиеләрнең, ташламалы кредитлар бирүне дә кертеп, финанс ресурсларынан файдалана алу мөмкинлеген арттыру;
- Фермерларга ярдәм һәм авыл кооперациясен үстерү системасын төзү;
- Эшкуарлыкны популярлаштыру;
Проектлар ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/regionalnie-proekti.htm