Төрле илләрдән яшь лидерлар Эшкуарлыкка ярдәм фонды эше белән танышачак

2019 елның 29 марты, җомга

Иртәгә Эшкуар йортында икътисадый мәсьәләләр буенча Татарстан ватандашларының стратегик сессиясендә катнашучылар җыела. Бу дөньяның 30 илендә һөнәри өлкәдә уңышлы камилләшкән һәм үз-үзләрен күрсәтә алган яшь белгечләр. Шул ук вакытта алар үз төбәкләреннән фикердәшләре белән элемтәдә тора.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре Татарстан ватандашларын кече һәм урта бизнес өчен хезмәтләр һәм продуктлар белән таныштырачак, Эшкуар йортының коворкинг-зонасы һәм конференция заллары буенча экскурсия уздырачак.

Ватандашлар бергәлегенә теләгән һәркем керә ала. Моның өчен заявка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International