Бүген Чаллыда "Төбәкләрдә санлы алгарыш чыганаклары" панель дискуссиясе белән Open Innovations Startup Tour старт алды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Стартап тур экспертлары санлы икътисадка уңышлы күчү өчен нинди факторларның хәлиткеч булуы хакында фикерләре белән уртаклашты, технологик эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм буенча гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында сөйләде.
Иртәгә чара кысаларында өч юнәлеш буенча стартаплар конкурсы узачак: мәгълүмат технологияләре, индустриаль һәм энергетика технологияләре, медицинада һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр. Проектларны төзүчеләр 300 мең сум күләмендә приз өчен көрәшү мөмкинлеген алачак.
Open Innovations Startup Tour - Россия һәм БДБ илләрендә технологик эшкуарлык культурасын таратуга һәм перспектив инновацион проектларны ачыклауга юнәлтелгән киң колачлы проект. 8 елда ул 70тән артык илдә уздырылды, экспертлар конкурска тапшырылган 15 меңнән артык заявканы карады. Чараны оештыручылар - "Сколково" фонды һәм "Сколково Форум" АКО.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте