26 апрельдә "Химград" технополисы мәйданчыгында Татарстан инновацион проектларына ярдәм итү чаралары буенча семинар узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
16 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Франция-Россия" дуслык төркеме" җитәкчесе Лонге Жерар җитәкчелегендәге Франция Республикасы делегациясе булды.
17 апрельдә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясендә шәһәр һәм авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды. Чарада икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
2018 елда Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм буенча "юл картасы"нда билгеләнгән чаралар күрсәткечләренә ирешү турында мәгълүмат нигезендә, барлык дәүләт башкарма хакимият органнары 2018 елда Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм чаралары планында ("юл картасы") билгеләнгән күрсәткечләрнең максатчан билгеләренә ирешкән.
Стратегик инициативалар агентлыгы "Өлкән буын кешеләренә ярдәм" тематикасы буенча проектларны максатчан сайлау үткәрә. Конкурс "Социаль өлкә үсешенең 100 лидеры" инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Эшкуар йортында "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" төбәк проектын гамәлгә ашыру хакында фикер алышу буенча инициатив эшче төркем утырышы узды.
17 апрельдә Эшкуар йортында агросәнәгать комплексында экспортны үстерү мәсьәләләре каралды.
Бүген "Сәламәтлек саклау - TIHE 2019" Ташкент Халыкара медицина күргәзмәсенең икенче көне узды.
Әлеге чарада Татарстан компанияләре катнашуын республика Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге оештырды.
2019 елның 18 апрелендә Эшкуар йортында "Биржа мәйданчыгы" системасында тәэмин итүчеләр һәм заказчылар эше буенча семинар узачак.
Семинарда тендерларда катнашу этаплары, электрон сатуларга әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә аеруча киң таралган хаталар турында сөйләячәкләр.
Татарстан эшкуарлары өчен лизингны финанслауның минималь күләме 2,5 миллион сумгача киметелде. Элек ул 5 миллион сум иде. "Микролизинг" дип аталган яңа продукт Төбәк лизинг компаниясендә пәйда булды.