Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Яшел Үзән муниципаль районында инвесторлар өчен инфраструктура мәйданчыгында булдылар. Мәйданчык белән танышу "Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019" XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Татарстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасы чыгымнарын каплауга федераль бюджеттан 582 миллион сум акча алды. Бу - финанс чараларының беренче өлеше. Ел ахырына кадәр тагын 886 миллион сум акча алу планлаштырыла.
Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылган "Төбәкләр өчен санлы карарлар конкурсы"ның беренче этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 35 мәсьәләдән шорт-лист формалаштырылды. Алар 8 номинациядә тәкъдим ителгән: дәүләт хезмәтләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, кадастр исәбе, туризм һәм мәдәният, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә һәм шәһәр мохите.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электр энергетикасы объектларының саклык зоналары турындагы нигезләмәне раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарын билгеләү тәртибе һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның махсус шартларын билгеләү тәртибе турында" 2009 елның 24 февралендәге 160 номерлы карары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электр энергиясе җитештерү объектларының саклык зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның махсус шартларын билгеләү тәртибе турында" 2013 елның 18 ноябрендәге караларын үз көчен югалткан дип тану турында" карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды.
Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын булдырырга һәм илнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк закон проектлары пакеты эшләнә.
2019 елның 23 апрелендә Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү советы утырышында социаль инновацияләргә ярдәм инфраструктурасы турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстанда коммерциясез оешмаларның үсеш дәрәҗәсе турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
2019 елның 22 апрелендә кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук үзмәшгульләр Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белән бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуга 200дән артык катнашучы чакырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 19 апрелендәге 783-р санлы карары нигезендә, "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" Максатчан моделенә үзгәрешләр кертелде.
Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерүгә һәм алга этәрүгә өлеш керткән өчен “ИГЕЛЕК ИМПУЛЬСЫ” премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүләкләрне социаль эшкуарлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, дәүләт структуралары һәм профильле ведомстволар, мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "АлмА" махсус икътисадый зонасының мәнфәгатьле инвесторларыннан гаризалар кабул итә.