Стратегик инициативалар агентлыгы "Өлкән буын кешеләренә ярдәм" тематикасы буенча проектларны максатчан сайлау үткәрә. Конкурс "Социаль өлкә үсешенең 100 лидеры" инициативасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Заявкалар 2019 елның 17 маена кадәр кабул ителә: https://asi.ru/projects/submit_a_project/.
Проектлар өлкән буын кешеләренең актив яшәү рәвешенә ярдәмгә юнәлтелгән булырга тиеш: өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгы һәм аларны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, яңа компетенцияләр үзләштерү, компьютер, юридик һәм финанс грамоталылыгын үстерү.
Гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын төзүгә, һөнәри яңадан әзерлеккә һәм навигациягә, өстәмә белем бирүгә, көмеш волонтерлыкка, буынара багланышларны үстерүгә, өлкәннәрне икътисадый эшчәнлеккә, социаль активлыкка җәлеп итүгә юнәлтелгән проектларга өстенлек биреләчәк.
Проектларны сайлап алуның төп критерийләре арасында - система эффекты булу һәм нәтиҗәсен үлчәү мөмкинлеге.
2019 елның 18 маеннан 27 июненә кадәр тәкъдим ителгән проектларга экспертиза узачак.
Максатчан сайлап алу нәтиҗәләрен 28 июньдә чыгарачаклар.